Мал белән сату итүче эшмәкәрләргә аларны авыру чыккан регионнан алып кайту җаваплылыгы турында аңлаттылар

Район ветеринария берләшмәсендә мал белән сату итүче эшмәкәрләр өчен киңәшмә үткәрелде.

Ул, Башкортстанның Учалы районында малларда бруцеллёз авыруы чыгу сәбәпле, чит регионнардан, шул исәптән Башкортстаннан, мал-туар алып кайтуга тыю кертелүгә кагылышлы иде. Түбән Кама территориаль ветеринария инспекциясенең баш инспекторы Андрей Никитин, район ветеринария берләшмәсе начальнигы Илфат Солтанов эшмәкәрләргә бу юнәлештәге җаваплылык турында сөйләделәр, киңәшләр бирделәр.  Белгечләр район халкына, мал сатып алганда, ветеринария белешмәсен сораулары, аның күчермәсен үзләренә дә алып калу кирәклеге турында искәртә.

Камил Ульмаскулов, район ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде