САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәктәп укучыларының каникул вакытлары билгеле

Мәктәп администрациясе үзенең датасын билгели ала

2022-2023 уку елында мәктәп каникулларының вакыты билгеле булды. Ул гражданнарга мәгълүмат бирү өчен Россия Хөкүмәте тарафыннан җибәрелгән «Объясняем. РФ» порталында чыккан. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яза.

Чирекләр буенча укый торган мәктәпләр өчен көзге каникул 29 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Кышкысы – 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр һәм язгы каникул – 8 апрельдән 16 апрельгә кадәр.

Мәктәп администрациясе үзенең датасын билгели ала, диелә әлеге хәбәрдә.

Реклама

Көзге каникул вакытына 4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган дәүләт бәйрәме – Халыклар бердәмлеге көне туры килә. Шулай итеп, россиялеләр өч көн рәттән – 4-6 ноябрьдә ял итәчәк.

Кышкы каникул Россиядә яңа ел бәйрәмнәре белән тулысынча туры килә һәм тугыз көн дәвам итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

4

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X