Әлмәттә Сабантуйга бүләкне үзенчәлекле итеп җыйганнар.
Атлар иярләдеңме,
Тайлар йөгәнләдеңме;
Сабантуе җитә диеп,
Бүләк әзерләдеңме?
Күмәк көч тау күчерә.Сабантуйга колач җәеп әзерләнәбез.Җәйнең ямьле көнендә барыбыз бергәләшеп, милләтебезнең күренекле бәйрәменә, елдагыча, Сабантуй бирнәләре җыйдык. Бәйрәмгә чакырып, биеп-җырлап күңел ачтык. Бәйрәмебез мөбарәк булсын, тыныч, күңелле үтсен дигән теләктә калабыз.Былтыр атыбыз бик йончылгач, жәлләгән идек, бүтән транспорт белән йөрдек.Без, мәдәният хезмәткәрләре бик универсаль халык бит.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз