САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өлкәннәргә ярдәм итү - изге эш

Безнең һәрберебездә кояш бар. Ул кояш - яхшылык, игелеклелек. Игелеклелек - башка кешенең кайгысын, шатлыгын үзеңнеке кебек кабул итә белү. Нәкъ менә шушы сыйфатлар кешене кеше итә. Кешене мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга кечкенәдән үк өйрәтергә кирәк. Киләчәктә безнең мәктәп балалары кем буласын белмибез, юрист буламы ул, инженермы, ләкин шуны беләбез, без...

Безнең һәрберебездә кояш бар. Ул кояш - яхшылык, игелеклелек. Игелеклелек - башка кешенең кайгысын, шатлыгын үзеңнеке кебек кабул итә белү. Нәкъ менә шушы сыйфатлар кешене кеше итә.
Кешене мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга кечкенәдән үк өйрәтергә кирәк. Киләчәктә безнең мәктәп балалары кем буласын белмибез, юрист буламы ул, инженермы, ләкин шуны беләбез, без аларны яхшы кешеләр итеп тәрбияләргә тиешбез.
Балалар оешмасының төп максатларының берсе - балаларыбызда шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, тәүфыйк-миһербан, игелек-изгелек, ярдәм, киң күнеллелек, кадер-хөрмәт, наз-игътибар, юмартлык, сабырлык, итагатьлелек кебек сыйфатлар тәрбияләү.
Бу сыйфатлар өлкәннәргә хөрмәт һәм ярдәм итү кебек изге эштә ачыла. Илексаз мәктәбе укучылары үзләрендә шәфкатьлелек, кешелеклелек, миһербанлылык сыйфатлары булдыру өстендә эшлиләр. Барлык сыйныфта шефлык, тимурчылык эше планлы рәвештә алып барыла. Кайбер йорт эшләрен эшли алсалар да, җылы сүз, якты карашка да мохтаҗ алар. Тимурчылар- әлеге бушлыкны тулыландырып торучы шәфкатьлелек отрядлары. Бу эш ел дәвамында барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев