САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Лиюзә апа район газетасын ике телдә дә укый

.

Балтамак авылында халык бик аз яши. Шулай да авылда замана сулышын тоеп, аралашып, бәйрәмнәрдә очрашып, матур гомер кичерәләр. Узган атнада үткән авылдашлар җыены һәркемнең күңелендә матур хатирәләр калдыргандыр. 
- Элек тә Сабантуйлары бездә бик күңелле була, аның кичкесен дә үткәрәләр иде. Зур рәхмәт оештыручыларга, җирлек башлыгы Айназга, матур бәйрәм ясадылар. Авылда берүзем яшим. Тормыш иптәшемнең вафатына 15 ел булды. Балалар Әлмәттә яшиләр, һәрвакыт кайтып, хәлне белешеп, ярдәм итеп торалар. Район газетасының татарчасын да, русчасын да алдырам. Барлык район, республика хәбәрләрен шуннан укыйм. Почтальон Рангазардан килеп йөри, вакытында пенсияләрне, субсидияләрне өләшә. Кибет кенә юк авылда, киләчәктә анысы да хәл ителер әле, балалар кирәк-яракны алып кайтып торалар. Рангазарда туып-үссәм дә, Балтамакка килен булып төшкәнемә 50 елдан артык вакыт узган. Шушында гомер үтте, әле һаман да яшисе килеп тора, – диде, күңелле очрашуга сөенеп, Лиюзә Аскиева.

Реклама

Альбина Сабирова язмасы, фотосы hәм видеолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X