САРМАН
  • Рус Тат
  • Район укытучылары һөнәри хезмәттәшлек көнендә булдылар

    Май аеның башы җылы, кояшлы көннәре белән артык сөендерергә ашыкмады быел. Яз кояшы матур булып елмайса да, җир җылына, яшелләнә алмый әле. Ә күңел дигәнең җылыга, яктыга, яхшыга омтыла, табигатьтәге үзгәрешләрне ашкынып, ашыгып көтә.

     

    Ә менә районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучыларының күңелләре бүген соклану белән тулы. Ут күршеләребез – мөслимлеләр белән булган һөнәри хезмәттәшлек көненнән шундый матур кичерешләр белән кайттык без. Мөслимдәге хезмәттәшләребезнең тырышлыгына таң калдык, җирлекнең чисталыгына, төзеклегенә сокландык.

    Район мәгариф бүлегенең хезмәттәшлек көне үткәрү турындагы тәкъдименә күршеләр берсүзсез риза булган иделәр. Иртән иртүк килеп төшкән укытучылар төркемен белем учакларында да, милли балалар бакчасында да зур әзерлек белән каршы алдылар, уку процессына бернинди зыян салмыйча, искиткеч зур осталык белән барлык эш тәҗрибәләре белән таныштыра алдылар. Район бик күп проектларда катнашканга күрә, күрсәтерлек эшләре дә, ирешкән уңышлары да мулдан күршеләрнең. “Кояшкай” балалар бакчасы ишек төбендәге милли курчаклары белән сокландыра башлаган иде, бакчаны әйләнеп чыкканчы, бу тойгы көчәя генә барды. Төзек, милли, үзенә әллә кайлардан дәшеп тора бу нәниләр сарае. Барлык хезмәткәрләр - үз эшләренең осталары, фанатлар. Шулай булмаганда мондый матурлыкны тудыра алмаган булырлар иде.

    Һәр белем сараеның үз йөзе, үз юнәлеше. Ләкин “Без – мөслимлеләр” бренды һәр сулышта, һәр эшчәнлектә чагылыш таба, укучылар үз якларының патриоты итеп тәрбияләнә. Кыска гына вакыт эчендә без балаларның җыр-моң яратуларын да, укуда һәм спортта булган җиңүләре турында да, мәктәпнең бүген ни белән яшәвен дә белә алдык! Бер сүз белән әйткәндә, кыскалыкта – осталык!

    Моңа өстәп, Мөслимнең туган як музее һәм үзәкләштерелгән китапханәләр челтәрендә булсагыз, төбәк белән бәйле рәвештә илебезнең үткән юлын, аның тарихын җентекләп барлый алдыгыз дигән сүз. Бу өстәмә белем учаклары мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында системалы-эшчәнлекле технологияне куллануга киңлек ача, аның нәтиҗәлелеген күтәрә, укучыга, гомумән, бусаганы атлап кергән һәркемгә рухи-шәхси якын килергә мөмкинлекләр бирә.

    “Кояшлы Ык” ял итү зонасы белән танышу да күңелгә хуш килде. Яр буйларын төзекләндерү өчен күпме көч куелганын монда эшләүчеләр үзләре генә беләдер. Ләкин бүген шундый рәхәт монда. Ял итәсеңме, спорт белән шөгыльләнәсеңме, табигать белән хозурланасыңмы - анысы инде синең эш. Чит илләргә китеп, матур җирләр эзләп йөрүнең кирәге юк. Үзебездә дә гүзәл урыннар бихисап безнең!

    Менә шундый кичерешләр, якты тәэсирләр белән кайттык без күршеләрдән. “Киңәшле эш таркалмас”, - диелә халык мәкалендә. Уңай тәҗрибәне күрү, өйрәнү бик нәтиҗәле алым булуы күптән билгеле. Укытучыларыбызның һөнәри үсешен тәэмин итәргә этәргеч ясаучы шушындый чараны оештырып, көне буе безнең белән булган Мөслим районы мәгариф бүлеге методисты Нурания Әзгам кызы Шәймәрдановага, районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары методик берләшмәсе җитәкчесе Эльмира Васил кызы Тимергалиевага, эш тәҗрибәләре белән уртаклашкан хезмәттәшләребезгә, шундый мөмкинлек тудырган мәгариф бүлегенә, методистыбыз Гөлнара Фирдәвес кызы Салиховага рәхмәтебезне белдерәбез.

    Районның татар теле укытучылары исеменнән, берләшмә җитәкчесе Ландыш Камил кызы Шәйдуллина

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    • 19 май 2018 - 13:37
      Чәчүдә соңгы өчкөнлек җиңүчеләре бүләкләнде
      Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештеру-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов язгы кыр эшләре белән танышып, чәчү буенча соңгы өчкөнлек җиңүчеләрен бүләкләделәр.
      161
      0
      0
    Ночной режим