САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җәлил хоккейчылары Сочи шәһәрендә республика данын яклаячаклар

7-9 февраль көннәрендә Җәлил боз сараенда “Алтын алка” яшь хоккейчылар клубының Бөтенрәсәй ярышларының 2007-2008 елгы урта төркем егетләре арасында Республика этабы финал уеннары уздырылды.

Өч көн дәвамында барган кискен көрәштә Җәлил бистәсенең “Торнадо” командасы турнирның абсолют җиңүчесе итеп танылды. Икенче урынга – Биектау районы командасы, өченчегә норлатлыларның “Ледок” командасы чыктылар.
Җәлил хоккейчылары Сочи шәһәрендә узачак Бөтенрәсәй ярышларында республика данын яклаячаклар. Спортчы егетләребезне зур җиңүләре белән тәбрикләп, алдагы ярышларда да уңышлы чыгыш ясауларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев