САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Җәлил гимназиясендә сәламәт балалар белем ала

10нчы сентябрьдә « Җәлил гимназиясенең башлангыч сыйныфында «Сәламәтлек көне” узды.

Башлангыч сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән бергә табигатькә чыктылар һәм физкультура бәйрәме кысаларында күңелле ярышларда катнаштылар. Катнашучылар хор белән сәламнәрен кычкырдылар, аннан соң күңелле эстафеталар башланды. Биредә бик җаваплы турнирда төсле атмосфера хөкем сөрде, конкурс шартларын үтәп, үз командаларын сынатмаска тырыштылар, ә инде эстафетаны тапшыручылар үзләренекеләр өчен «җан аттылар». Сәламәтлек көне бик оешкан төстә узды. Бу көн барлык катнашучыларга да күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф бүләк итте һәм якты тәэсирләр калдырды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев