САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәлил бистәсенең №5 «Әкият» балалар бакчасы нәниләре һәм әтиләре Ватанны сакларга әзер!

23 февральдә, безнең ил Ватанны саклаучылар Көне, Россия армиясенең туган көнен билгеләп үтәчәк. Бәйрәм алдыннан безнең Җәлил бистәсендә 5 нче «Әкият» «балалар бакчасында 2020 елның 20 нче февралендә зурлар төркемендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган спорт бәйрәме узды.

Шатлык, күңел ачу, тантана балалар белән һәм бәйрәм кунаклары — тәрбияләнүчеләрнең әтиләре, бабайлары белән бүлеште. 

Балалар әтиләре белән бергә бәйрәмдә үз көчләрен, җитезлекләрен һәм зирәклекләрен күрсәттеләр. Күңелле конкурсларда әтиләре белән зурлар төркеме балалары катнашты. Кызыклы итеп сайланган биремнәр иң оялчан балаларны да, иң җитди әтиләрне дә битараф калдырмады. Балаларның күзләрендә, ярыш рухын һәм көндәшләрен күрү бик күңелле булды.

Ватаныбызны һәм Рәсәйне саклаучылар - безнең солдатлар, офицерлар, очучылар һәм диңгезчеләр. Безнең малайлар аларга охшарга бик телиләр: көчле, батыр һәм игелекле. Безнең бурыч - балаларда патриотизм һәм үз Ватаныңа, гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү.

Бәйрәм узды, һәм тирә-ягыбызда тынычлык, яктылык һәм мәрхәмәтлелек булды!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев