САРМАН
  • Рус Тат
  • Өлгергән эш – өлгеле

    Республикада министрлыкларда узган ел эш нәтиҗәләренә багышланган коллегияләр дәвам итә. Район Советындагы дүшәмбе киңәшмәләрендә дә һәр тармак еллык отчет куя. 30 гыйнварда узганында ТР буенча "Роспотребнадзор" идарәсенең Зәй районындагы һәм Зәй шәһәрендәге территориаль бүлек җитәкчесе урынбасары Р.Галиев чыгыш ясады. Ул коллегиядә күтәрелгән мәсьәләләргә тукталды, район күрсәткечләре белән таныштырды. 2011 елда...

    Республикада министрлыкларда узган ел эш нәтиҗәләренә багышланган коллегияләр дәвам итә. Район Советындагы дүшәмбе киңәшмәләрендә дә һәр тармак еллык отчет куя. 30 гыйнварда узганында ТР буенча "Роспотребнадзор" идарәсенең Зәй районындагы һәм Зәй шәһәрендәге территориаль бүлек җитәкчесе урынбасары Р.Галиев чыгыш ясады. Ул коллегиядә күтәрелгән мәсьәләләргә тукталды, район күрсәткечләре белән таныштырды. 2011 елда идарә тарафыннан билгеләнгән максатларны тормышка ашыру буенча районда эзлекле эш алып барылган. Контрольдә барлыгы 224 юридик зат һәм шәхси эшмәкәр, алар карамагындагы 667 объект торган. План буенча тикшерү 93% ка үтәлгән. Һәр унынчы тикшерү дәүләт һәм муниципаль күзәтү, прокуратура органнары белән берлектә уздырылган. Үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә административ хокук бозулар буенча 127 эш кузгатылган. Узган ел белән чагыштырганда, бу 61,4% ка күбрәк. Республика халкының санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү һәм нәтиҗәлелекне арттыру максатларында, 7 ведомство максатчан программасы эшләнеп, эш мониторингын уздыру өчен 77 индикатив күрсәткеч билгеләнгән. Халыкны сыйфатлы чиста су белән тәэмин итү дә сәламәтлек саклау өлкәсендә иң мөһим факторларның берсе булып тора. Районда 89% халык сыйфатлы чиста су куллана, 72 торак пункт арасында бары тик 8 кечкенә авылда гына артезиан скважиналары юк, анда яшәүчеләр кое һәм чишмә суыннан файдалана. "Чиста су" республика программасы киләчәктә эш торышын яхшыртыр, дигән ышаныч бар. Рамил Габдуллович шулай ук эш бирүчеләр тарафыннан хезмәт шартларының саклануы, туклану продуктларының куркынычсызлыгы, хроник һәм йогышлы авыруларны ачыклау, елга-күлләр, атмосфера һавасы чисталыгы, мәктәп, балалар бакчаларындагы туклану, азык-төлек белән тәэмин ителеш, "Бәләкәч" ТР Президенты программасы хакында да сөйләде. Район гражданлык актларын теркәү бүлеге эшчәнлеге белән бүлек җитәкчесе Г.Вәлишина таныштырды. Теркәү эшләре белән районда 21 авыл һәм Җәлил бистәсе җирлеге башкарма комитетлары, ЗАГС бүлеге белгечләре шөгыльләнә. Мәгълүматлар буенча, узган елда барлыгы 1407 акт теркәлгән, 680 икенче кабат таныклык бирелгән. 422 бала туган, шуларның 216сы - малайлар, 206сы - кызлар. Туучыларның 35% - гаиләдә беренче балалар, 40% - икенче, 19% - өченче, 6% аннан соңгы балалар тәшкил итә. Үлүчеләр саны - 512 кеше. 2011 елда 279 пар язылышкан, бу, 2010 ел белән чагыштырганда, 5% ка күбрәк. Шул ук вакытта 137 пар аерылышкан. Баланың атасын билгеләү буенча 37 акт теркәлгән, 12 кеше исемен алмаштырган. 8 акт уллыкка-кызлыкка алу буенча теркәлгән. Халыкка хезмәтләрне электрон рәвештә дә күрсәтү мөмкинлеге бүген үзенең актуальлеген һаман саен арттыра бара. Бу уңайлы эш ысулы алга таба дәвам иттерелә. Г.Вәлишина бүлек алдына агымдагы елга куелган бурычларны да атады. Хәрби хезмәткә көзге чакырылыш нәтиҗәләре белән Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссариаты начальнигы Д.Гасанов таныштырды. Хезмәткә яраклы 277 гражданның 43е армия сафларына алынган. 1 хәрби эшелонга тупланган егетләр Хабаровск, Самара, Мәскәү якларына җибәрелгәннәр. Хәрби-учет белгечләре хәзерләү заданиесе үтәлгән. Бу бурыч Сарман аграр көллияте базасында намус белән башкарыла. Көзге чакырылыш вакытында хезмәткә чакырылудан баш тартучылар саны 19 кеше булган. Хәрби хезмәт үтүчеләр белән үзәкләштерелгән хисап үткәрү максатында, беренче тапкыр Бердәм исәпләү үзәге оештырылган һәм "ВТБ-24" банкы карталары ачылган. Хәрби комиссар көзге чакырылыш вакытында оешкан төстә эшләгән Янурыс, Александровка, Иске Кәшер, Шәрләрәмә авыл җирлекләрен мактап телгә алды. Ул районда "Призывниклар көне"н уздыру матур традициягә әверелгәнен дә билгеләп үтте.
    Киңәшмә эшендә РФ Дәүләт Думасы депутаты М.Галимәрданов катнашты. Ул кыскача үзенең Дәүләт Думасындагы эшчәнлеге белән таныштырды. Киңәшмә ахырында муниципаль район башлыгы Н.Закиров яңа эш атнасына планнарга тукталды, уздырыласы мөһим чараларны атады, җитәкчеләр алдына бурычлар куйды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    Ночной режим