САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Көзән җыерса нишләргә?

Көзән җыеру үсә торган организмда һәм картларда була дигән ышану бар.

Ләкин чынбарлыкта моның сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Организмда ниндидер микроэлементлар, магний, калий җитмәве дә көзән җыеруга китерә. Шулай ук көзән җыеру генетика белән бәйле булырга мөмкин. 

Көзән күбесенчә төнлә хөҗүм итә. Кайвакыт спортзалда тренировка вакытында, суда йөзгәндә дә көзән җыерырга мөмкин. Авыл җирендә авыр хезмәт, күтәрү-төшерүләр дә сәбәпче булуы ихтимал.
Аягыгызны көзән җыера икән, аяк очларын үзегезгә тартыгыз, аягыгызны тездән берничә мәртәбә әкрен генә бөккәләгез, балтырларыгызны ике куллап әйбәтләп ышкыгыз. Балтырларга очлы әйбер белән төрткәләп алсагыз да ярый. 

Табиблар ешрак магний B6 витамины эчәргә киңәш итә. Шулай ук банан, көлдә пешерелгән бәрәңге ашау да көзән җыеруны киметә. Организмга су җитмәү шулай ук көзән җыеруга сәбәпче булырга мөмкин. Атнага бер-ике тапкыр гына булса да спортив күнегүләр ясасагыз, көзән җыеруның нәрсә икәнен дә онытырсыз. 

Чыганак: http://idel-tat.ru/

Фото: http://idel-tat.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев