САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көз көне виктория җиләген утырту ысулы

Бакча җиләген утырту өчен ике уңайлы чор бар: язын һәм көзен. Бу язмада виктория җиләген көзге чорда утырту турында сөйләячәкбез.

Яңа куакчыкларны язын утыртсаң, җәен җиләк уңыш бирмәячәк әле. Аның каравы, бу культураны көзгә якынрак утыртсаң (гадәттә, бу август аенда башкарыла), беренче җиләкләрне киләсе елга ук җыярга була. 

Җиләкне кайчан утыртырга? 

Җиләк плантациясен 3-4 ел саен яңартырга кирәк. Тик шуны истә тотыгыз: яшь җиләк бик тиз генә уңыш бирмәячәк. Шуңа күрә иске куакчыкларны акрынлап, елга берәр түтәл алыштырырга кирәк. Җиләк куакчыкларын утырту өчен иң кулай вакыт – август уртасы. Аларны сентябрь аенда да күчереп утыртырга була, тик ул чакта үсемлекләрнең начар үсеп китү ихтималы бар. Ә куакчыклар кышын туңса, уңышка исәп тотма инде. 

Бакча җиләге өчен урын сайлау 
Вакыты белән виктория җиләген яңа яшәү урынына күчерергә кирәк. Элек петрушка, укроп, суган, сарымсак, салат, сельдерей, редис, чөгендер, кишер үскән түтәлләрдә әлеге җиләк яхшы үсеп китәчәк. Ә менә баклажан, кыяр, борыч, кәбестә һәм бәрәңгедән соң буш калган җирләргә утыртудан баш тарту кулайрак. Чөнки әлеге культура авыруларны үзенә җиңел эләктерә. 

Нинди сортка өстенлек бирергә? 

Сортны сайлаганда, җиләкнең размерына (никадәр зуррак, шулкадәр яхшы) һәм авыруларга каршы торучанлыгына игьтибар итәргә кирәк. Шуны да истә тотарга кирәк: виктория җиләгенең сортлары төрле: ремонтант (сезон эчендә берничә тапкыр җиләк бирә торганнары) һәм гадәти (елына бер тапкыр уңыш бирә) була. 

Ремонтант сортлар арасында Елизавета II, Сельва, Эльсанта исемлеләре бик популяр. Бакчачыларның яраткан сортлары: Кент, Кимберли, Хоней, Корона, Берегиня, Флоренс, Вэлери исә гадәти дип санала һәм уңышны елына бер тапкыр гына бирә. 

Җиләк утырту: барысын да тиешенчә эшлибез 

Җиләкне яңа урынга күчергәнче, туфракның туклыклы матдәләргә бай булуына инаныгыз. Чөнки әлеге культурага биредә 3-4 ел үсәргә туры киләчәк, шуңа күрә түтәлгә ашламаны жәлләмәскә кирәк. 1 кв.м җиргә 1 чиләк компост, 20 г калийлы тоз, 25 г мочевина һәм 40 г суперфосфат кертергә кирәк. "Ашлау”ның башка ысулы да бар: 1 кв. м. җиргә 1 чиләк җир, 1 чиләк компост, 1 чиләк черемә һәм 2 стакан көл. 

Бакча җиләге куакчыкларын утырту өчен чокырларны бер-берсеннән 30-40 см ераклыкта казырга кирәк. Аларның тирәнлеге җиләкнең тамырлары чокырларга иркенләп урнашырлык булырга тиеш. Үсентеләрне утыртыр алдыннан туфракны дымландырырга, һәр тишеккә бераз су агызырга кирәк. Җиләкне артык тирән дә утыртырга киңәш ителми. Шунысы да бар, ул җир өслегендә утырырга тиеш түгел, чөнки кыш көне туңачак. 
Утыртуның иң дөрес варианты-үсеш ноктасын (түбәнге яфраклар чыгучы урын) туфрак дәрәҗәсенә урнаштыру. 

Утырткан вакытта үсемлекләрнең тамырларына туфракны бик пөхтә салырга кирәк. Җиләк утырту эшләре тәмамлаганнан соң, аның тирәсен бераз кул белән баскаларга, салам кисәкләре салып чыгарга кирәк. 

Кайсы вакыттагы утырту өстенрәк: язгы яки көзге? 

Бу мәсьәлә буенча күп кенә бакчачылар баш вата. Һәр вакытның да үз уңай һәм тискәре яклары бар. Мәсәлән, җиләкне язын утыртсаң, ул яхшы тамырлана һәм кышлый. Әмма көзен утыртканда, сез киләсе сезонда ук уңыш алачаксыз. 
Шул рәвешле, яңа үсентеләр утырту вакытын һәр бакчачы үзе сайлый. Әгәр дә җиләкне язын утыртырга өлгермәгәнсез икән, бер дә куркыныч түгел: моны җәй азагында да эшләргә була. Иң мөһиме, сыйфатлы үсентеләр аласы. 


Искәрмә: 
Кайбер бакчачылар бер чокырчыкка берьюлы ике үсенте урнаштыралар, янәсе, берсе үсеп китмәсә, икенчесе тамыр җәячәк. Ә инде икесе дә исән калса, уңыш та ике тапкыр күбрәк булачак.

Тулырак: http://yashel-uzan.ru/news/yash%D3%99esh/kz-kne-viktoriya-ilgen-utyrtu-ttllrg-sentelrne-kaychan-m-nichek-utyrtyrga

Реклама

ФОТО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X