САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кызыл чөгендер согының нинди файдасы бар?

Чөгендер согының файдалы һәм организмны ныгыта торган үзлекләре күп булса да, кайбер авырулар булганда, аны эчә башлаганчы, табиб белән киңәшләшү кирәк.

Чөгендер согы туклыклы матдәләргә бик бай. Аның файдалы үзлекләре турында язма Яндекс.Дзенда чыкты.

Чөгендер согында бик күп минераллар, кислоталар һәм витаминнар бар. Ул тимер, калий, бакыр, фолий кислотасы, витаминлы комплекс, шулай ук мөһим антиоксидант — белатаинга бай.


6
Чөгендер согының файдалы үзлекләре:

Калорийлары аз, туклыклы матдәләре күп булганга, чөгендер согы ябыгу һәм фигураны яхшы формада саклап калу өчен бик әйбәт туры килә.
Канны чистарта һәм аның составын яхшырта. Эре кан тамырлары һәм вак каппиллярларның диварларын ныгыта, бу кан тамырлары йолдызчыклары барлыкка килүне булдырмый кала.
Барлык йөрәк-кан тамырлары системасының эшен яхшырта, инсульт һәм йөрәк авыруларыннан саклый.
Нитрат тозларының кушылмалары артериаль кан басымын нормага китерә.
Минераллар һәм аларның кушылмалары ярдәмендә, картларга хас деменция авыруын булдырмый. Баш миенең кан белән тәэмин ителүен яхшырта һәм аның күзәнәкләрен кислород белән туендыра.
Белатаин организмны нейтральләштерә һәм ирекле радикалларны чыгара, шул рәвешле картаю процессы тоткарлана.
С, А, Е витаминнары коллаген барлыкка килүне тизләтә һәм организмны яшәртә. Тән тиресе сыгылмалы һәм йомшак була, сәламәт төс ала, чәч һәм тырнаклар ныгый.
Кызыл чөгендер согы кандагы зарарлы холестерин күләмен киметә, атеросклеротик бляшкалар, веналар тромбозы һәм кан тамырлары тыгылуны булдырмый кала.
Чөгендер согында тимер күп булу анемияне дәвалауда булыша. С витамины организмдагы ялкынсынуны бетерә. Чөгендер согы башка элементлар белән бергәлектә иммунитетны күтәрә.
Бавырны чистарта, андагы токсиннарны чыгара.
Яңа чыгарган кызыл чөгендер согын көненә ике тапкыр 50шәр мл яки иртән бер тапкыр 100 мл эчәргә була. Пешкән чөгендер согының да үзлекләре шундый ук, аны ике тапкыр 75 мл яки иртән бер тапкыр 150 мл эчәргә була.

Чөгендер согының тәме нык аерылып тормый, шуңа күрә сокны файдалы кушылмалар: кишер, алма, әфлисун согы белән төрләндереп була.

Реклама

Чөгендер согының файдалы һәм организмны ныгыта торган үзлекләре күп булса да, аны эчә башлаганчы гипертония, гипотония, подагра, бөерләрендә ташлар булган яки бөердәге җитешсезлекләрдән интеккән кешеләргә табиб белән киңәшләшергә кирәк. 

 

Фото

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X