САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кыяр яхшы уңыш бирсен өчен нишләргә?

Кыяр яхшы уңыш бирсен өчен, аны гел тукландырып торырга кирәк.

Ул да, безнең кебек, ипи «ашарга ярата». Чиләкнең өчтән ике өлешенә кара ипи кисәкләре салып, өстенә су агызабыз һәм авыр әйбер белән каплыйбыз. Чиләкне җылы урынга куеп, бер атна тотабыз. Бер өлеш ипи суына өч өлеш су кушып, атнага бер тапкыр бер кыяр төбенә яртышар литр сибәбез. Катнашманы кыяр чәчәк ата башлап, шиңгәнчегә кадәр сибәргә кирәк.
Кыяр яфрагы саргайса, калий җитми дигән сүз. Бер литр кайнар суга бер аш кашыгы көл салып, ике көн төнәтәбез. Суган кабыгы да булыша. Бер чиләк җылы суга бер стакан суган кабыгы салып кайнатырга куябыз. Кайнап чык­кач, уттан алабыз. Аннары ике сәгать төнәтеп, кыярның яфракларына сибәбез.
 

ЧЫГАНАК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев