Кыяр яфрагы саргаймасын өчен

Бакчачыга

Беренче рецепт. Бер чиләк суга 30 тамчы йод, 20 грамм хуҗалык сабыны һәм 1 литр сөт өстәргә кирәк. Төнәтмәне яхшылап болгаткач, шунда ук махсус сиптергечтән кыяр өстенә бөркибез. Әлеге ысул белән кыярларны ун көн дәвамында тук-ландырырга була. Икенче рецепт. Чиләкнең өчтән ике өлешенә кара ипи кисәкләре салып, өстенә кайнар су агызабыз һәм өстен каплыйбыз. Катнашманы җылы урынга куеп, бер көн тотабыз. Төнәтмәгә бераз су һәм йод та кушарга кирәк. Тәҗрибәле бакчачы киңәш итүенчә, әлеге төнәтмә белән кыярларны атнага бер тапкыр сугарырга кирәк. Тик шуны истә тоту мөһим: катнашманы кыярларның төбенә яртышар литр гына сибәбез. Өченче рецепт. Калий җитмәгән очракта кыярның яфрагы гөмбәз формасына керә һәм кырыйдан әкренләп көя башлый. Моны булдырмас өчен суган кабыгыннан төнәтмә әзерләргә була.  Моның өчен суга 500 гр суган кабыгы салабыз һәм бер тәүлек төнәтәбез. Соңыннан катнашманы кайнатып чыгарырга кирәк булачак. Суынгач, 1:10 нисбәтендә су кушып сибегез. Дүртенче рецепт. Мул уңыш алу өчен аскорбин кислотасы да ярдәмгә килә. Төнәтмә әзерләү өчен 5 литр кайнар суга 1 төймә аскорбин кислотасы салабыз. Яхшылап болгатабыз һәм суынгач кыярларны тукландырырга мөмкин. Бишенче рецепт. Кычытканнан ясалган төнәтмә дә уңышны арттырырга мөмкин. Аның өчен 1 кг кычытканны вакларга һәм 3 л суда 1 тәүлек төнәтергә кирәк булачак. Соңыннан катнашманы сөзеп, кыярга бөркибез.
ФОТО

ЧЫГАНАК

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: