САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кышка нинди салатлар әзерләдегез, дуслар?

Көз – муллык чоры. Бакчада өлгергән җиләк-җимештән - кайнатмалар, яшелчәләрдән кышка җитәрлек салат, ярымфабрикатлар әзерлибез.

Үзең җитештергән продукция күпкә тәмлерәк тә, файдалырак та, арзанга да төшә. Хезмәттәшебез Зөлфия Шәрипова тәмле салат белән сыйлады бүген. Кәбестә белән кишер кушып ясалган күчтәнәч бик аппетитлы һәм җиңел үзләштерелә. Шуның рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез, кадерле дуслар, һәм Сездән үзегезнең рецептларны көтеп калабыз. 
2 килограмм кәбестә (вак итеп турарга) 
400 грамм кишер (эре кыргыч аша үткәрергә) 
4-5 тырнак сарымсак (пресс аша чыгарырга). 
Барлык ингредиентларны бергә болгатырга. 3 литрлы банкага тутырып, өстенә 0,5 стакан үсемлек мае, 0,5 стакан (азрак булса да ярый) серкә салырга. Аннан банкага әзер рассол агызырга. 
Рассол өчен: 
1,5 литр суга 
100 грамм шикәр комы, 
2 аш калагы тоз, 
1 лавр яфрагы салып, кайнатып чыгарырга.

Альбина Сабирова тексты һәм фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев