САРМАН
  • Рус Тат
  • Кызуны җиңелрәк кичерим, дисәң

    Беренче чиратта, күбрәк эчәргә кирәк. Гадәттә без көненә 1,5 литр сыеклык эчәбез. Ә кызу көнне аның күләмен якынча өч тапкырга арттырырга кирәк. Организмдагы су дефицитын гадәти су белән тулыландырыгыз. Иң кызу вакытта - 12.00-16.00 сәгатьләрдә урамга чыкмаска, ачык кояш астында йөрмәскә тырышыгыз. Транспортта йөрү дә яхшы түгел. Көнегезне шулай планлаштырыгыз:...

    Беренче чиратта, күбрәк эчәргә кирәк. Гадәттә без көненә 1,5 литр сыеклык эчәбез. Ә кызу көнне аның күләмен якынча өч тапкырга арттырырга кирәк. Организмдагы су дефицитын гадәти су белән тулыландырыгыз. Иң кызу вакытта - 12.00-16.00 сәгатьләрдә урамга чыкмаска, ачык кояш астында йөрмәскә тырышыгыз. Транспортта йөрү дә яхшы түгел. Көнегезне шулай планлаштырыгыз: бу вакытта яки өйдә, яки эштә булыгыз. Ешрак душ керегез. Чөнки һава зарарлы матдәләр белән пычранган шартларда тире өстәмә сулау чарасы булып тора. Су бүлмә температурасында булырга тиеш. Ә салкын су белән коену - пневмониягә туры юл. Ә инде ачык сулыкларда коенырга уйласагыз, махсус җиһазландырылган һәм агып торган суда коену яхшы. Иртә-кич күбрәк хәрәкәт итәргә тырышыгыз. Бу киңәш, бәлки, сәеррәк тоелыр. Ләкин кызуда озак утыру гипертония, йөрәк-кан тамырлары авыруларын кискенләштерергә, тромбоз барлыкка китерергә мөмкин. Рационыгызны үзгәртегез. Салкын ашларга өстенлек бирегез. Майлы сөт ризыкларыннан, иттән баш тартыгыз, балык һәм яшелчәгә игътибарны арттырыгыз. Срогы чыккан сөт ризыкларын кулланудан аеруча сак булыгыз. Бу продуктлар тиз бозыла һәм алардан агулану бик зарарлы. Азыкны һичшиксез тозлагыз. Чөнки югары температурада кеше тирли, зур күләмдә натрий югалта. Синтетик материалдан тегелгән киемнәр кимәскә тырышыгыз. Натураль мамыктан, җитеннән тегелгән киемнәр яхшы. Тар баулы яки ачык майкалар - зур хата! Кызуда чишенергә кирәк түгел. Иң яхшысы - кул-аякларны (күкрәк, эч, арканы әйтәсе дә юк) мөмкин кадәр ныграк каплаучы иркен киемнәр кияргә тырышыгыз. Кепка, панама яки эшләпә кияргә оялмагыз. Чөнки кызу барыннан да бигрәк баш ачык вакытта суга. Бүлмәдә кондиционердан файдаланырга уйласагыз, аны үзегезгә туры җилләмәслек итеп урнаштырыгыз. Чөнки анда бактерияләр күп урнаша һәм хроник бронхит, пневмония килеп чыгарга мөмкин. Баллы газировкалы эчемлекләр сусауны басмый. Киресенчә, алар канны куертырга һәм организмда сыеклыкны тоткарларга сәләтле. Туңдырманы кызуда күп ашарга мөмкин. Тик, организмны салкынайтса да, зарарлы ягы да юк түгел - майлы һәм баллы.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 24 май 2018 - 09:10
      Җәлилдәге тантанадан турыдан- туры трансляция
    • 23 май 2018 - 15:03
      Кариев театры Татарстанда тифлокомментарийлы спектакль күрсәтте
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    • 8 май 2018 - 08:10
      Закупаем рога лося За 1 кг. 500 рублей.
    • 5 апрель 2018 - 10:37
      ПРАЙС-ЛИСТ ПРАЙС-ЛИСТ НА РАЗМЕЩЕНИЕ РЕКЛАМЫ, ОБЪЯВЛЕНИЙ, ИНФОРМАЦИОННЫХ МАТЕРИАЛОВ, СОЦИАЛЬНОЙ РЕКЛАМЫ НА САЙТЕ ФИЛИАЛА  АО «ТАТМЕДИА» И ПРЕДСТАВИТЕЛЯХ В СОЦИАЛЬНЫХ СЕТЯХ
    Ночной режим