САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кыр батырлары хөрмәтләнде

Сабантуй - халкыбызның элек-электән иң яратып үткәрә торган бәйрәме. Элегрәк ул карлар эреп беткәч, язгы кыр эшләренә керешкәнче үткәрелә торган булган, диләр. Хәзер исә ул эшләр төгәлләнгәч бәйрәм ителә , һәм милли бәйрәмебездә көрәш батыры белән янәшә кыр батырының куелуы - табигый хәл. Быел районның кыр батыры исеменә «Җәлил» агрофирмасы...

Сабантуй - халкыбызның элек-электән иң яратып үткәрә торган бәйрәме. Элегрәк ул карлар эреп беткәч, язгы кыр эшләренә керешкәнче үткәрелә торган булган, диләр. Хәзер исә ул эшләр төгәлләнгәч бәйрәм ителә , һәм милли бәйрәмебездә көрәш батыры белән янәшә кыр батырының куелуы - табигый хәл. Быел районның кыр батыры исеменә «Җәлил» агрофирмасы механизаторы Мөнир Шәфигуллин лаек булды.
Район игенчеләре, гомумән, кыр эшләрендә сынатмадылар. Язда җир куенына орлыклар 75 мең гектардан артык мәйданда салынды. Кыр эшләрендә «Сарман» агрофирмасы механизаторлары - Зөфәр Салихов, Мансур Хафизов, «Нөркәй» агрофирмасыннан - Ринат Гыймаев, «Җәлил» агрофирмасыннан - Иршат Мөхлисуллин, «Туган як» агрофирмасының Саклаубаш бүлекчәсеннән Мөнәвир Биктаһиров һәм башкалар ал-ял белән исәпләшми эшләделәр. Хәзер чәчүлекләрне тәрбияләү эшләре бара һәм механизаторлар - бүген дә басуда. Язда ашлама кертүдә эшләгән, бүгенге көндә шикәр чөгендере басуларын чүп үләннәренә каршы эшкәртүдә булган Фидаил Йосыпов, Николай Бормотин ("Нөркәй" агрофирмасы), Ленар Газизов, Мәҗит Мәрдәншин, Фәнил Мөхәммәтҗанов, Ринат Вагыйзов ("Сарман" агрофирмасы), Владимир Кузнецов, Рәис Закирҗанов, Дамир Сәхәбетдинов («Җәлил» агрофирмасы) һәм башкаларның фидакарьлекләре алдында баш иярлек.
Бүген басулар куандыра. Дөрес, кышның карсыз килүе һәм көннәрнең кинәт нык салкынайтуы аркасында көзге бодай тулысынча диярлек үлде. Инде язгысы өчен һава шартлары әйбәт булсын. Апрель, май айлары коры килү куркуга да салган иде. Май ахыры, июнь башларында, Аллаһының рәхмәте белән, айлык норманың яртысы яуды инде. Хәзер менә үсемлекләр куаклану, кайберләре көпшәләнү фазасына керде, яңгыры да явып алса, тагын да әйбәт булачак.
Сабантуй алдыннан комиссия белән басуларны карап чыктык. Игеннәр матур, югары уңышка өмет бар. Чагыштырып бәя биргәндә исә, иң әйбәтләре, дип, "Сарман" агрофирмасы басулары табылды. Икенче урын - "Нөркәй" һәм "Җәлил" агрофирмаларына, өченче урын аграр көллияткә һәм "Туган як" агрофирмасының Саклаубаш бүлекчәсенә бирелде. Район Сабан туенда аларның җитәкчеләре, белгечләре, алдынгы механизаторлар бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев