САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Куркынычсызлык каешын машинага утыру белән эләктерәсезме?

Татарстан Республикасы территориясендә “Куркынычсызлык каешы” оператив-профилактик чарасы уздырыла.

Юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәләренең авырлыгын киметү максатларында, 2020 елның 11 июненнән 30 июненә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә “Куркынычсызлык каешы” оператив-профилактик чарасы уздырыла. Әлеге чараның төп максаты - юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан куркынычсызлык каешын куллану буенча административ хокук бозуларны ачыклау һәм профилактика үткәрү.
Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.2 пункты нигезендә, куркынычсызлык каешы белән җиһазланган механик транспорт чарасын йөртүче, руль артында барганда, каешын эләктерергә һәм пассажирлардан да шуны таләп итәргә бурычлы.
Куркынычсызлык каешыннан файдалану юл-транспорт һәлакәте вакытында машина йөртүче һәм алгы утыргычтагы пассажирның үлем очракларын һәм каты имгәнүләр алуын – 50, ә арткы утыргычтагы пассажирныкын 25 процентка киметә. Машина белән әйләнгән очракта исән калу шансын биш тапкырга арттыра.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәклекне тагын бер кат искәртә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны аеруча игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Реклама

ФОТО 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X