САРМАН
  • Рус Тат
  • Куркыныч афәт

    Наркотик (narkotikos) - грек сүзе, "җүләрләндерүче, акылсызландыручы" мәгънәсендә. Ә наркомания сүзенең "мания" (mania) (шулай ук грекча) өлеше дә "акылсызлык" дигән мәгънәне аңлата. Икенче төрле әйткәндә, наркомания - наркотик матдәләргә бәйлелек, дигән сүз. Наркотиклар куллануның төп сәбәбе - дөньяны дөрес күзалламау, яшәү мәгънәсен белмәү, дини наданлык, Ислам диненең рухи кыйммәтләрен аңларга...

    Наркотик (narkotikos) - грек сүзе, "җүләрләндерүче, акылсызландыручы" мәгънәсендә. Ә наркомания сүзенең "мания" (mania) (шулай ук грекча) өлеше дә "акылсызлык" дигән мәгънәне аңлата. Икенче төрле әйткәндә, наркомания - наркотик матдәләргә бәйлелек, дигән сүз.
    Наркотиклар куллануның төп сәбәбе - дөньяны дөрес күзалламау, яшәү мәгънәсен белмәү, дини наданлык, Ислам диненең рухи кыйммәтләрен аңларга теләмәү.
    Авыруның төп тышкы билгесе - чамасыз кәеф күтәренкелеге. Наркотик кулланган кешегә башта бөтен нәрсә матур булып күренә. Андый кешенең башы үзенең төп ролен - чынбарлыкны чагылдыру, үз-үзен тиешенчә тоту гамәлен үтәүдән туктый. Вакыт үтү белән баш миендә, йөрәктә, бавырда юкка чыгу процессы башлана. Наркоман наркотиксыз яши алмый башлый, 6-8 сәгатьтән аңа, организм гадәти эшли алсын өчен, өстәмә доза кирәк була. Андый кешеләрдә, үзләре әйткәнчә, "сөякләре мускуллардан аерылган" кебек, көчле авырту барлыкка килә. Наркоманга бер тәүлеккә җитәрлек доза өчен кимендә 1500-2000 сум акча кирәк. Наркоманнар озак яшәмиләр. 25 яшькә кадәрле авырулар 4-5 елдан үләләр. Нинди яшьтә булуларына карамастан, аларның 89 процентының - гепатит, 54 процентының венерик авырулар йоктырулары ачыкланган. Ир-атларда җенси көчсезлек, хатын-кызларда җенси органнарның эчке һәм тышкы өлешләрендә атрофик үзгәрешләр күзәтелә. Наркоманның шәхесе дә бөтенләй үзгәрә. Ул әйләнә-тирәдәгеләр өчен кайгы-хәсрәт, явызлык чыганагына әйләнә. Гаилә, коллектив, җәмгыять өчен ул юкка чыга. Андыйлар "ак үлем" өчен күп акчалар түгәләр, канәгатьләнүнең гадәти алымнары булган ашау-эчү, мәхәббәт, саулык-сәламәтлекне саклау, белем алу, хезмәт, ял ише кебек ихтыяҗлардан үзләрен мәхрүм итәләр.
    Массакүләм мәгълүмат чаралары наркотиклар куллануның нәтиҗәләре турында язсалар да, сыра, тәмәке, аракы эчүне пропагандалыйлар. Чынбарлыкта тәмәке тартудан, алкогольдән, наркотиклардан канәгатьлек алу механизмнары бер үк төрле.
    Балалар әти-әниләре үрнәгендә тәрбияләнәләр. Тәмәке тартырга, сыра, аракы эчәргә (җиңелрәк наркотиклар кулланырга) алар беренче чиратта гаиләдә өйрәнәләр, димәк, киләчәктә тагы да катырак, куркынычрак наркотиклар кулланырга мөмкин булган кешеләр буларак тәрбия, этәргеч алалар.
    Казан дәүләт медицина университеты профессоры, медицина фәннәре докторы А.М.Карпов үзенең "Наркоманиядән саклану" дигән китабында: "Дин - ул үз-үзеңне тоту һәм тормыш рәвеше буенча системалаштырылган гыйлемнәрнең иң киң күләмле һәм борынгы конструкциясе. Дини караш һәрвакыт фәнгә каршы куела иде, әмма еш кына фәндә ирешелгән уңышлар диннең хаклы булуын раслыйлар. Пептид регуляциясен ачу күп кенә дини феноменнарны фәнни-материалистик яктан ачып бирде. Мәсәлән, намаз вакытында Аллаһка мөрәҗәгать иткәндә, дин тотучы кешеләр физик һәм рухи авыруларны тоймыйлар, гаҗәеп бер канәгатьлек, шатлык, рәхәтлек кичерәләр, хәтта наркотик сәрхүшлектән дә көчлерәк һәм ләззәтлерәк дини экстаз халәтендә булалар. Намаз - терапиянең иң югары ноктасы, табиблар бу хакта хыяллана гына алалар, ә дин аннан инде мең еллар файдалана, дин тотучылар арасында наркоманнар юк", - дип яза. Әмма наркотиклар - иң мәкерле афәтләрнең берсе. Наркотиклар таратучы, сатучылар, каяндыр алып кайтып акча эшләүчеләр, минем аңлавымча, бер дингә дә (димәк, Аллаһка да) ышанмыйлар. Алар акчага гына табына. Ислам диненең сату-алу мәсьәләсендәге бер-ике таләбен генә искә төшерик. "Әгәр сата торган әйберегезнең кимчелекләре булса, аны әйтеп сатыгыз". Наркотиклар сатучылар - "Аның бер зыяны да юк. Син аны кулланып кара. Без аны бушка да бирәбез", - дип, акча эшләү хисабына кешеләргә коточкыч авырулар, әти-әниләре, якыннарына борчулар, янәшә-тирәдәгеләргә дә тынычсызлыклар өчен шартлар тудыручылар Аллаһка ышаналармы әллә? Кытайда, гарәп илләрендә наркотик курьерларга, аны сатучыларга үлем җәзасы гамәлдә икән. Димәк, ул илләрдә наркотик тарату кеше үтерүгә тиңләнә. "Мөселман башка мөселман кешенең кулыннан да, теленнән дә зыян күрмәс", - диелә. Тик наркотиклар белән эш итүчеләрдән аларның ялганлаулары һәм сатулары нәтиҗәсендә башкаларга зыян, афәт кенә ирешә.
    Мондый таләпләр, бәлки, башка диннәрдә дә бардыр. Кешеләргә начарлык эшләүне, аларның сәламәтлекләренә, гомерләренә, яшәешләренә, янәшәләрендә яшәүче бернинди гаепләре булмаганнарга зыян салуны барлык диннәр дә зарарлы, тыелырга, җәзаланырга тиешле гамәл дип саныйлар дип беләм. Мин бу язмамда тәмәке, исерткеч куллануларны да наркотик куллануга тиңләдем. Исерткечләр (аракы, сыра) мәсьәләсендәге бу фикерне, раслауны мин беренче программадан Е.Малышева алып бара торган тапшыруда да ишеткән идем. Ә тәмәкенең наркотиклар кебек үк зарарлы икәнлеге турында тәмәке тарту нәтиҗәсендә җитди авырулар эләктереп, бик җитди операция ясатканнар да раслыйлар. Наркотиклардан саклану өчен, аны бөтенләй кулланмау, алар турындагы "Кабып кара әле, бик рәхәт була" һәм башка шундый вәгъдәләргә ышанмау кирәк. Аларны куллануның ахыры аянычлы, дәвалавы бик авыр. Наркоманнарны дәвалау, андый үзәкләргә урнашу өчен генә дә 60 мең тирәсе акча кирәк икәнлеге турында да ишеткәнем бар. Наркотиклар көчле бәйлелеккә китерә. Хәтта дәваланып, ун ел үткәннән соң да яңадан башлаучылар бар. Дәваланганнан соң ике ел кулланмаучы бер кеше: "Аллаһ сабырлык бирсә, кулланмам", - дигән иде. Аллаһ һәрберебезгә, бигрәк тә яшьләргә, акыл, түземлек, сабырлык биреп, андый афәтләрдән саклап, изге юлларына керергә насыйп итсә иде.
    Зарарлы гадәтләрнең без бөтенләй диярлек белми торган тагын бер ягы бар. Бездә күп парлар ир-атларның ирлек вазифаларын үти алмаганга аерылышалар икән. Бу - законлы никахтагы парлар буенча булган күрсәткечләр, "гражданский брак" дип аталган нәрсә исәпкә алынмаган. Әгәр һәр өйләнешкән парның икесе аерылыша икән, монда югарыда аталган зарарлы сәбәпләр дә зур роль уйныйдыр. Казан табибларының берсе әйтүенчә, "Сыра ирләр өчен бик зыянлы, ул аларда хатын-кыз гормоннарын күбәйтә. Дөнья төнге клублар белән тулган. Аларда егетләрнең чишенгән кызларны карап утырулары да зыянлы. Бу тик торган машинаның фараларын сүндермәүгә тиң. Аккумулятор утырган кебек, шәрә кызларны карап ләззәтләнгән ир-егетнең сәламәтлеге дә әкренләп бетә. Аңа рәхәтлек өчен хатын-кызга карап утыру да җитә башлый, артыгы кирәкми". Табиблар көннәр җылыта башлау белән ярымшәрә йөри башлаучы хатын-кызларның тәэсире дә ирләр өчен нәкъ шулай ук зыянлы булуы турында язалар. Бу нисбәттән сәхнәләргә ярымшәрә чыгып җырлаучы, үзләрен йолдыз дип атаучы ханымнарның да өлеше җитәрлек.
    Ни гаҗәп, безнең заман кешеләре, аеруча яшьләр, үзләренә дәвалап булмый торган яки бик авыр дәвалана торган авыруларны сатып алалар. Ә сыра һәм аракы эчүче хатын-кызлар ир-атларга караганда 3-4 мәртәбә тизрәк алкоголикларга әйләнәләр (шул ук наркоманнар). Аларны дәвалау да күпкә кыенрак. Ә алардан туган акыл һәм физик яктан гарип балалар… Аллаһы Тәгалә безгә әманәт итеп, саклау шарты белән биргән сәламәтлекләребезне үзебез үк юкка чыгарудан туктасак иде.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 24 май 2018 - 09:10
      Җәлилдәге тантанадан турыдан- туры трансляция
    • 23 май 2018 - 15:03
      Кариев театры Татарстанда тифлокомментарийлы спектакль күрсәтте
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    • 8 май 2018 - 08:10
      Закупаем рога лося За 1 кг. 500 рублей.
    • 5 апрель 2018 - 10:37
      ПРАЙС-ЛИСТ ПРАЙС-ЛИСТ НА РАЗМЕЩЕНИЕ РЕКЛАМЫ, ОБЪЯВЛЕНИЙ, ИНФОРМАЦИОННЫХ МАТЕРИАЛОВ, СОЦИАЛЬНОЙ РЕКЛАМЫ НА САЙТЕ ФИЛИАЛА  АО «ТАТМЕДИА» И ПРЕДСТАВИТЕЛЯХ В СОЦИАЛЬНЫХ СЕТЯХ
    Ночной режим