Кура җиләген даруга охшаш, диләр

Аспирин белән кура җиләгенең уртаклыклары күп. Кура җиләкләре составында натураль салицилат, ягъни салицил кислотасы бар.

Кура җиләге - шул ук аспирин

Аспирин белән кура җиләгенең уртаклыклары күп. Кура җиләкләре составында натураль салицилат, ягъни салицил кислотасы бар. Бу куакның культуралы сортларында салицил кислотасының максималь запаслары байтак, ди.
Составында табигый салицилат булган кура җиләге дәвалау сыйфатларына ия. Ул:
- температураны төшерү,
- авыртуны басу,
- тир бүленеп чыгуны көчәйтү билгеләренә ия.

Ләкин аспириннан аермалы буларак кура җиләгенең йомшак составы мөһим: актив матдәләр ашказанының лайлалы тышчасын ялкынсындырмый.

Кура җиләгендәге антиоксидант

Кура җиләгендә кеше организмына уңай тәэсир итүче көчле антиоксидантлар бар. Бу эллагол кислотасы. Ул дуплау матдәләренә карый. Эллагол кислотасының төп билгеләре:
- кан басымын төшерә,
- шешләр барлыкка килүгә комачаулый,
- кан туктату потенциалына ия,
- тән тиресен картайтмый,

- йөрәк һәм кан тамырларын авырулардан саклый.

Чыганак: http://baltaci.ru/

Фото: http://baltaci.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде