САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Куллар һәм аяклар салкын булу авыру билгесеме?

Кайбер чакта җып-җылы көнне дә кул-аяклар өши. Бу нәрсәне аңлата соң?

Кешенең куллары һәм аяклары салкын булса, аның иммун системасы хәлсезләнгән дигән сүз. Бу турыда медицина фәннәре докторы, профессор Светлана Трофимова болай ди: «Кан әйләнеше системасы эшчәнлеге бозылу төрле инфекцияле авырулар башланыр алдыннан була». Бу вакытта кан агышы үзгәрә һәм кан тормыш өчен мөһим булган органнарга таба юнәлтелә, ә куллар һәм аяклар икенче планда кала икән. Трофимова сүзләренчә, бактериаль һәм вируслы инфекцияләр башланыр алдыннан күзләрдә конъюнктивит, корылык барлыкка килә, күзләр кызара. Хәлсезлек һәм апатия дә иммун системасы йончу турында хәбәр итүе ихтимал. Шуңа күрә, дуслар, кул-аякларыгыз өшүне сизү белән чарасын күрә башлагыз: витаминлы җиләк-җимеш ашагыз, карлыган яфраклары салып әзерләнгән чәй (аңарда С витамины күп була), тавык шулпасы эчегез. Һәм, әлбәттә, авырый башлавыгызны тойгач, урамга чыгып йөрмәгез. Температура күтәрелсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итү фарыз.
 

Реклама

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X