САРМАН
  • Рус Тат
  • Куакларга да “парикмахер” , “душ” кирәк

    Мин куакларны формалаштыру белән даими шөгыльләнәм. Бу аларның уңыш бирүчәнлекләрен арттыра. Кышкы салкыннар китеп, куаклар әле "йокыдан уянмаган" мәлдә аларны кисеп, дөрес формалашуларына ирешергә кирәк. Бу бер үк вакытта санитар кисү дә булып тора, ягъни корыган, авыру ботаклардан арыну. Бер-беренә уралып үскән ботакларны сирәкләп, куакның җилләнүен тәэмин итеп була. Мин,...

    Мин куакларны формалаштыру белән даими шөгыльләнәм. Бу аларның уңыш бирүчәнлекләрен арттыра.
    Кышкы салкыннар китеп, куаклар әле "йокыдан уянмаган" мәлдә аларны кисеп, дөрес формалашуларына ирешергә кирәк. Бу бер үк вакытта санитар кисү дә булып тора, ягъни корыган, авыру ботаклардан арыну. Бер-беренә уралып үскән ботакларны сирәкләп, куакның җилләнүен тәэмин итеп була.
    Мин, куакларны утырткач та, формалаштыра башлыйм. Яз көне утыртуга ук, карлыган үсентесенең җир өстеннән 3-4, кура җиләгенең 5-6 бөресен генә калдырып кисәм. Икенче елны кискәндә, куакта 5-6 гына көчле ботак калдырам. Алар ел саен яңадан тагын шуның кадәр ботак чыгаралар. Димәк, 5-6 елдан төрле яшьтәге 20-25 ботагы булган куак формалаша. Мин куакның үзәген сирәкләүгә аеруча әһәмият бирәм. Болай эшләмәгәндә, ул нык куера, ончыл чык һәм башка авыруларга бирешүчәнгә әйләнә. Бу гына да түгел, куе ботакларда бөреләр начар өлгерә һәм алар кыш көне өшергә мөмкин. Җиләкләр ваклана, алардагы шикәр күләме кими. Биш яшьлек куакларда иске ботакларын кисеп, алар урынына яшьләрен калдырам. Карт ботаклар караңгырак төстә булалар һәм әзрәк - 12-15 сантиметрдан да кимрәк үсәләр. Шулай әз үскән яшь ботакларны да алып атам, чөнки алар кышын барыбер өшиләр.
    Үткен кайчы белән, ботак төерләнеп калмаслык итеп кисәргә һәм бакча сумаласы белән сыларга кирәк.
    Күп кенә бакчачылар куакларны коткычларга каршы агулау урынына, аларны кайнар су белән коендыралар. Бу эш яз көне, кар эреп беткәндә, ләкин бөреләр әле уянмаган вакытта башкарыла. Кайберәүләр, язгы пычракта эшләүне уңайсыз сәбәп итеп, куакларны көздән коендыру кулай, диләр. Мин исә яз да, көз дә эшләү җаен таптым. Бакчамдагы карлыган, крыжовник, зелпе, кара бөрлегән, гөлҗимеш кебек куаклар тартмаларда үсәләр. Аларның әйләнә-тирәсен калдык линолиум, рубероид кисәкләре белән төрергә һәм өстенә ком сибеп куярга була. Бервакытта да пычрак булмый, дигән сүз.
    Коендыруны җилсез көнне үткәрәм. Мунча ягып, 100 литрлы мичкәдә кар суы кайнарлыйм да, вак тишекле лейкадан коендырам. Кайнап чыга язган су, сиптергәндә, 70-75 градус җылылыкта була һәм ул үсемлекләрне пешерми. Һәр куакка 8 литр су тотам. Кайбер ботакларга су тимәгән кебек тоелса да, яңадан кабатлап коендырырга ярамый, кабатлау бер кат җылынган бөреләрне үтерәчәк.
    Яшь җимеш агачларын, кура җиләген сиптергечтән коендырам. Бакча җир җиләген дә онытмыйм. Ләкин суның температурасы 60-65 градус җылылыкта булырга тиеш. Бакча җиләге җәйге душны да ярата. Ул җиләкләр җыелып, иске яфраклар киселгәч башкарыла. Үсемлекләр авыруларга да бирешми, кышка да ныгып керәләр. Берочтан тукландырып, җирен йомшартып та куясың.
    Кайнар су шундый сихри үзлекләргә ия, эшләп карасагыз, үзегез дә тоярсыз.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 22 май 2018 - 09:49
      Ландыш Нигъмәтҗәнованың кызы Ләйлә әнисен һәм энесен ничек дөрес итеп ашарга өйрәтә+ВИДЕО
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    • 8 май 2018 - 08:10
      Закупаем рога лося За 1 кг. 500 рублей.
    • 5 апрель 2018 - 10:37
      ПРАЙС-ЛИСТ ПРАЙС-ЛИСТ НА РАЗМЕЩЕНИЕ РЕКЛАМЫ, ОБЪЯВЛЕНИЙ, ИНФОРМАЦИОННЫХ МАТЕРИАЛОВ, СОЦИАЛЬНОЙ РЕКЛАМЫ НА САЙТЕ ФИЛИАЛА  АО «ТАТМЕДИА» И ПРЕДСТАВИТЕЛЯХ В СОЦИАЛЬНЫХ СЕТЯХ
    Ночной режим