Коронавирус Чулпан Әхмәтҗанованың психикасына йогынты ясаган

Татарстанның атказанган артисты Чулпан Әхмәтҗанова коронавирус белән чирләве турында хәбәр итте.

“Ярты ел эчендә дөнья бик үзгәрде”, - ди җырчы. “Мин вирусны бик авыр кичердем. Ис сизмәдем, гәүдә нык авыртты. Өч көн буе температура 38,9да торды. Парацетамол гына коткарды, болай төнлә йоклап булмас иде. Әле аннан соң да сәламәтлек борчыды. Кан басымы күтәрелде, бик тиз ара торган булдым. Психикага да йогынты ясады. Тик торганда ачу чыга башлады. Шуңа күрә хәзер магний В6 эчәм”, - дип сөйләде безгә Чулпан. “Мин бу чирне якыннарым ярдәме белән җиңдем. Дөнья мәшәкатьләре аркасында мөһим әйберләр турында онытабыз. Илдәге вәзгыять дөньяга карашны үзгәртергә таләп итә торгандыр”, - ди Чулпан Әхмәтҗанова.

Эльвира ШАКИРОВА

Шәһри Казан 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 9 июль 2021 - 11:28
    Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • 9 июль 2021 - 11:25
    Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар