.
Узган ел без, “Сарман” газетасының быел булачак 90 еллыгы уңаеннан, газетабыз, сайтыбыз һәм төркемебез битләрендә “тУКсан УК” дигән яңа проект башлап җибәрдек. Шуның кысаларында яшәгән җирлегебезнең, әйләнә-тирәбезнең чисталыгы проблемасын күтәрдек. Шул уңайдан район мәктәпләре укучылары арасында “Мин – авылның чисталыгы яклы” дигән сочинениеләр, сайтыбызда рәсемнәр һәм фотолар конкурсы игълан иткән идек. Эшләрне узган ел ахырына кадәр кабул итүебез хакында язсак та, без бәйгене агымдагы елның 1 июненә кадәр дәвам итәргә булдык. Редакциянең электрон адресына эшләрегезне юллый, шулай ук аларны китереп тә бирә аласыз, хөрмәтле дуслар. Сездән хатлар, фотолар һәм рәсемнәр көтеп калабыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз