САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Көн саен лимон белән чәй эчсәң нәрсә була?

Лимон белән чәй эчүнең файдасы күп булуын беләләр, ә менә бу эчемлекнең зыянлы яклары да бар икән.

Бу турыда киңәшләр сайтында чыкты.

Көн саен лимон белән чәй эчсәң, берничә күңелсез нәтиҗә килеп чыгуы ихтимал.

Беренчедән, лимонлы чәйне күп итеп эчү теш эмален боза. Шулай итеп тешләрнең төсе бозылырга мөмкин.

Икенчедән, аллергиясе булган кешеләргә дә көн саен лимонлы чәй эчмәү хәерле. Аларның тәне кызарырга, бетчәләр барлыкка килергә мөмкин. Бала имезүче хатыннарга аеруча сак булырга кирәк.

Өченчедән, ашказаны кислоталылыгы югары булган очракта лимонлы чәй зыян китерергә, хәтта язвалар барлыкка килергә мөмкин, диелә хәбәрдә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев