САРМАН
  • Рус Тат
  • Компьютерга өйрән әле

    Быел республикада пенсия һәм пенсия алды яшендәге 10000 кеше компьютер белән эшләү нигезләренә өйрәтеләчәк. Бу ТР Президенты Р.Миңнеханов йөкләмәсе буенча ТР Министрлар Кабинеты карары, Хезмәт, мәшгульлек, социаль яклау, Мәгариф һәм фән министрлыклары боерыгы нигезендә "Интернет-Озын гомер" проекты кысаларында башкарылачак. ТР Министрлар Кабинетында үткәрелгән чираттагы брифингта сүз шул хакта барды. Әлеге...

    Быел республикада пенсия һәм пенсия алды яшендәге 10000 кеше компьютер белән эшләү нигезләренә өйрәтеләчәк. Бу ТР Президенты Р.Миңнеханов йөкләмәсе буенча ТР Министрлар Кабинеты карары, Хезмәт, мәшгульлек, социаль яклау, Мәгариф һәм фән министрлыклары боерыгы нигезендә "Интернет-Озын гомер" проекты кысаларында башкарылачак. ТР Министрлар Кабинетында үткәрелгән чираттагы брифингта сүз шул хакта барды.
    Әлеге проектның максаты - республикада яшәүче пенсия алды һәм пенсия яшендәге өлкәннәрне заманча компьютер технологияләрен кулланырга, дәүләт хезмәтләреннән электрон рәвештә файдаланырга өйрәтү, аларга актив тормыш рәвеше алып барырга мөмкинлекләр тудыру. Семинарлар 72 академик сәгатькә исәпләнгән. Өлкәннәр аларда компьютер, Интернет белән эшләргә, электрон тавыш бирергә, дәүләт хезмәтләреннән электрон рәвештә файдаланырга өйрәнәчәкләр. Моның өчен 10 миллион сум акча бүленгән. Югарыда телгә алынган ведомстволарның җаваплы хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, компьютер нигезләрен үзләштергән өлкәннәргә эшкә урнашу да җиңелрәк булачак. Республикада бүгенге көндә 300 меңгә якын пенсионер эшли. Статистикадан күренгәнчә, компьютер белән эшләргә өйрәнгән өлкәннәрнең дә 30 проценты эшкә урнаша.
    Ә ерак авылда яшәүче өлкәннәр компьютер белән эшләргә өйрәтү курсларына йөри алачакмы соң? Брифингта билгеләп үтелгәнчә, төркем туплануга карап, мондый курсларны база мәктәпләре булган авылларда да оештырырга була. Әмма төркемдә уннан да ким кеше булмаска тиеш.
    Ә безнең районда компьютер технологияләренә 100 өлкән кешене укыту мөмкинлеге бар. Укыту - бушлай. Хәзерге көндә гаризалар кабул итү бара. Аларны хезмәт һәм мәшгульлек үзәгенә яки авылларда җирлекнең башкарма комитетларына тапшырырга була. Гаризага паспортның, пенсия таныклыгының күчермәләре теркәлергә тиеш, шулай ук әлеге документларның оригиналларын да күрсәтергә кирәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    Ночной режим