САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Коену сезоны башланганнан бирле Татарстан сулыкларында 47 кеше батып үлгән

13 июльдән республика сулыкларында иминлек һәм андагы хәлләр турында ЮХИДИ мәгълүмат таблосында һәм шәһәрнең реклама таблоидларында мәгълүмат урнаштырыла.

Татарстан Республикасы сулыкларында коену сезоны башланганнан бирле 47 кеше батып үлгән, шул исәптән җиде бала, 2020 ел башыннан – 60 кеше. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Россия ГХМның Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Ирек Кадамов сөйләде. Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Киңәшмәне видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Ирек Кадамов хәбәр иткәнчә, үткән атнада Нурлат һәм Мамадыш районарында балалар һәлак булган. 20 июльдә Нурлат районының Егоркино авылында хосусый кишәрлектә казылган су котлованыннан 2009 елда туган бер малай гәүдәсе эзләп алынган. Нократ елгасында 22 июльдә Мамадыштан ерак түгел 2007 елгы яшүсмер батып үлгән. Ике очракта да балалар үзләре генә булганнар.  

Нурлат районындагы очракка аерым игътибар бирелде. Бу җир кишәрлегенең хуҗасы җирле үзидарә органнары белән килештермичә һәм аны киртәләмичә котлован казыган.

«Җирле үзидарә органнарыннан үз белдекләре белән казыган сулыкларга игътибар итүләрен һәм хуҗаларыннан үзләренә йөкләнгән вазыйфаларны үтәүләрен таләп итүегезне сорыйм», - диде Ирек Кадамов.

Балтач һәм Кукмара районнарында да исерек килеш коенучылар батып үлгән. 

Ирек Кадамов билгеләп үткәнчә, су объектларында кешеләр иминлеге кагыйдәләрен бозган өчен административ беркетмәләр төзү буенча муниципаль районнарның җыелма мобиль патруль төркемнәре эшенең нәтиҗәлелеге анализланган. 

Административ җаваплылыкка 179 кеше тартылган, 250 беркетмә төзелгән. Шулардан 88 кеше Чаллыдан, 62 - Казаннан; 16 - Әлмәт районыннан; 15 - Саба районыннан; 14 – Нурлат районыннан; 11 – Лаеш районыннан; 10 – Зеленодольск районыннан; 9 – Мамадыш районыннан һәм башкалар.

Кешеләр батып үлгән өч районда (Буа, Балтач һәм Мөслим районнарында) җыелма мобиль төркемнәр административ җаваплылыкка тарту буенча эш алып бармыйлар.

13 июльдән республика сулыкларында иминлек һәм андагы хәлләр турында ЮХИДИ мәгълүмат таблосында һәм шәһәрнең реклама таблоидларында мәгълүмат урнаштырыла.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хакимиятләр су объектларында кешеләр иминлеген тәэмин итү өчен җаваплы, дип муниципаль берәмлекләр башлыкларына тагын бер кабат мөрәҗәгать итте.   

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев