САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кое рәхмәтле калгандыр.

Сарман авылының кеше hәм машиналар иң күп йөри торган Муса Җэлил исемендәге урамының халык телендә ''военкомат остановкасы" дигән урынында күзем бер гаҗәеп матур итеп эшләнгән коега төште. Ул урында элек тә кое бар иде ул үзе. Борынгы кое, чыгырлы кое. Заманында кешеләргә күп файда итсә дә, инде ташландык хәлгә килеп,...

Сарман авылының кеше hәм машиналар иң күп йөри торган Муса Җэлил исемендәге урамының халык телендә ''военкомат остановкасы" дигән урынында күзем бер гаҗәеп матур итеп эшләнгән коега төште. Ул урында элек тә кое бар иде ул үзе. Борынгы кое, чыгырлы кое. Заманында кешеләргә күп файда итсә дә, инде ташландык хәлгә килеп, кызгану хисләре тудырган коега карап үтә идем. Эх, кеше кадерләре кимегән чакта коеларның да кирәге калмады микәнни, дип уйлап та куйгалый идем.

Менә шул коега бер игелеклесенең кулы җиткән бит, әй! Ул аны шулкадәр матур итеп эшләгән, челтәрле коймалар белән әйләндереп алган. Ә инде коедан су ала торган чиләген чып-чын сәнгать урнәге булырдай итеп эшләгән. Бу матурлыкны җимерергә дә, яисә кулын сузып вәхшилек кылырга да эчендә җаны булган бер генә кеше дә базмас.

Миндә инде "бу кем эше икән?",- дигән сорау тумый калмады, билгеле. Сораштым, белештем. Коеның тарихын да сөйләп бирделэр. Озак еллар шушы коеның суын эчеп яшәгән Сәкинә апаның сөйләве буенча коеның яше инде гасырдан артык икән:

- Мин 1963 елда шушы нигезгә килен булып төштем. Ул вакытта ук бу кое бар иде. Суы искиткеч тәмле булып, шушы тирә халкына бик озак хезмәт итте ул. Кое тирән булгангамы, аның суы шулкадәр салкын иде. "Тешеңне сындырырлык салкын" дип нәкъ менә шуның кебек суларга әйтелә. Аның тирә-юне сазлык булып, бик яхшы сыйфатлы мүк усә торган иде анда. Шуннан чыгарган мүк белән шушы өйне кутәрдек әле без. Соңгы елларда Сарман авылы усеп зурайгач, халык шәhәрләшкәч, акрын-акрын коега тукталып су алулар кими башлады, урамга колонкалар урнаштыргач гүпчим дә кирәге беткән кебек, ул бик кызганыч хәлгә төште. Аңа карап йөрәкләр сыза иде инде. Менә бит, игелекле кешеләр табылып, коены нинди матур итеп ясап киттеләр бу балалар. - дип сузен тэмамлады Сәкинә апа.

Сәкинә апаның "балалар" дигәне Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Сахуриев Николай Иванович, безнең "Җәлил чаткылары" әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рәис Әнис улы Кәлимуллин, аның дусты hәм хезмәттәше Илгиз Нурмиев, Илгизнең энекәше, яшь егет Илфат икән. Ә бу эшләр Сарман муниципаль район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин фатихасы белән эшләнгән.

Фото һәм материалны Рәис Кәлимуллин җибәрде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев