САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кочаклашу дәвалый

Кочаклашу кешегә бары тик уңай яктан гына тәэсир итә.

Галимнәр фикеренчә, кешегә үзен яхшы хис итү өчен, көненә, ким дигәндә 7 - 8 тапкыр кочаклашырга кирәк. Монда кем белән кочаклашу мөһим түгел: әти-әни белән, туганнар, дуслар белән, балалар белән, хәтта хайваннар белән дә кочаклашырга ярый. Иң мөһиме, чын күңелдән һәм "йөрәктән - йөрәккә" үтергә тиеш.

Белгәнебезчә, кочаклашкан арада туган рәхәт хисләрне берничек тә аңлатып биреп булмый, әмма ул вакытта кеше организмында бик күп процесслар уяна икән. Беренчедән, кочаклашу вакытында ике арада уңай энергия барлыкка килә һәм, организмдагы барлык күзәнәкләргә дә үтеп кереп, яхшы йогынты ясый. Икенчедән, кочаклашу процессында организмда серотонин гормоны дәрәҗәсе күпкә арта һәм, шул рәвешле, кәеф күтәрелә, кеше үзен күпкә бәхетлерәк хис итә.

Шулай ук, кочаклашу иммун системасын ныгыта, кан тамырларын киңәйтә, мускулларның киеренкелеген җиңеләйтә икән.

Тикшеренүләр күрсәтүенчә, кочаклашу кешегә бары тик уңай яктан гына тәэсир итә. Шул сәбәптән, барлык кешеләргә дә көн саен кочаклашырга, яхшы, сәламәт энергия белән алышып яшәргә киңәш ителә. 

Рәмилә Абраменкова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев