Кочаклашабызмы, дуслар?
Бүген - Халыкара кочаклашу көне.
-
Дөрес, бүгенге вәзгыятькә бәйле бер-беребез арасында социаль дистанция саклау мөһимлеген аңлыйбыз. Шулай да якыннарыгызны кочарга каршылык булмас. Гаилә җылысын тоярга була. Бер-беребез белән кочаклашу кәефне күтәрә, гомер озынлыгын арттыра. Кеше көненә кимендә 10 тапкыр кочаклашырга тиеш, диләр белгечләр. Италия профессоры Винченцо Мариньяно кочаклашуны "мәңгелек тормыш эликсиры" дип атаган.
Сәламәт булырга, бер-беребезнең күңел җылысын тоеп яшәргә язсын, дуслар!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз