Кәүҗияк авыл җирлегендә Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм тантанасы узды

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Безнең Кәүҗияк авыл җирлегендә дә Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм тантанасы мәктәптә узды. Кичә күңелле җырлар, матур биюләр, ялкынлы шигырьләр, котлаулар белән үтте. Иң элек өлкәннәрне авыл җирлеге башлыгы Фиргат Әхсән улы котлады. "Гомерләре буе...

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.

Безнең Кәүҗияк авыл җирлегендә дә Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм тантанасы мәктәптә узды. Кичә күңелле җырлар, матур биюләр, ялкынлы шигырьләр, котлаулар белән үтте. Иң элек өлкәннәрне авыл җирлеге башлыгы Фиргат Әхсән улы котлады. "Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек" - диде ул чыгышында. Ветераннар советы рәисе бәйрәм белән котлаганнан соң, районда өлкәннәр ункөнлегендә булачак чаралар белән таныштырды. Өлкәннәргә аеруча Хабибуллин Альберт , Хайруллина Гөлгенә һәм Гаязова Лилияләрнең җырлары, Айзилә һәм Раниянең биюләре, җырлары , Сәхбетдинова Аниянең үзе язган шигырьләрне укуы ошады. Бәйрәмне шигъри юллар белән Корбанова Бриллиант алып барды. Тантана мул итеп әзерләнгән табын артында дәвам итте Килгән өлкәннәр күңел ачып, бик рәхмәтле булып кайтып киттеләр.

Ветераннар советы рәисе Фәүзимә Шакирова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 20 сентябрь 2021 - 11:52
    Сарманда ярминкә гөрләде
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • Көзге депрессия белән ничек көрәшәсез?
    6 кеше тавыш бирде
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша