САРМАН
  • Рус Тат
  • Китәргә дип кайтмадым

    Узган ел мәҗбүри медицина иминияте турындагы законга үзгәрешләр кертелде. Аның нигезендә агымдагы елның 1 нче январеннан авыл җирлегенә кимендә биш елга эшкә кайтучы яшь табибларга 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган компенсацион түләүләр түләнә башлады. Яшь табиблар безнең районга да кайтты. Без шундый белгечләрнең берсе - Саклаубаш участок...

    Узган ел мәҗбүри медицина иминияте турындагы законга үзгәрешләр кертелде. Аның нигезендә агымдагы елның 1 нче январеннан авыл җирлегенә кимендә биш елга эшкә кайтучы яшь табибларга 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган компенсацион түләүләр түләнә башлады. Яшь табиблар безнең районга да кайтты. Без шундый белгечләрнең берсе - Саклаубаш участок хастаханәсе баш табибы Мифтахов Раушан Рафаэль улы белән очраштык һәм аңа берничә сорау бирдек.
    - Ялгышмасам, Сез авылга миллион турындагы закон чыкканчы ук кайткан идегез. Башкаланың заманча, уңайлы шифаханәсеннән тын авылга нәрсә этәрде?
    - Чыннан да, мин авылга 2011 нче елның март аенда ук кайттым. Ул вакытта яшь табибларга миллион бирү турында сүз дә юк иде әле. Ә авылга кайтуыма килгәндә, Саклаубаш - минем туган авылым. Мин шушында туып үстем, көмеш медальгә урта мәктәпне тәмамладым, Казан медицина университетының дәвалау факультетына укырга кердем. Аны уңышлы гына бетергәч, ике ел Чаллыда интернатура үттем, аннан соң ике ел ярым Казанда 19 нчы поликлиникада участок табибы булып эшләдем. Биредә эшләү минем өчен бик файдалы булды, чөнки участокта эшләү - ул күпкырлы эшчәнлек, тәҗрибә мәктәбе, дигән сүз. Участок табибына барлык төр авырулар белән дә очрашырга, нык кына эзләнергә туры килә. Казанда эшләгәндә, район үзәк хастаханәсе баш табибы Ирек Нуретдинович авылга кайтырга тәкъдим итте. Мин һичсүзсез аның тәкъдимен кабул иттем.
    - Табиб булу балачак хыялыгыз идеме?
    - Мөгаен, шулай дип әйтергә дә буладыр. Минем әтием "Туган як" агрофирмасында агроном булып эшли. Туган якка мәхәббәт хисе аннан күчсә, гомер буе китапханәче булып эшләгән әниемнән китапларны яратырга өйрәндем. Әниемнең апасы - Иске Имәндә яшәүче, гомер буе шәфкать туташы булып эшләүче Әнүсә Шәеховага балачактан ук сокланып карый идем. Аннан соң олы апам Ләйсән медицина университетына укырга керде. Аның китапларын укырга ярата идем.
    - Авыл белән шәһәрдә эшләү арасында аерма зурмы? Гомумән, авыл табибы булу бик авырмы?
    - Авылда эшләп китү авыр булмады. Беренчедән, бу - минем туган як, икенчедән, авыл кешесе белән уртак тел табу җиңелрәк - ул гадирәк, эчкерсезрәк, аннан соң безнең татар авыллары элек-электән үк кешелеклелек, ярдәмчеллек кебек сыйфатлары белән дә аерылып торганнар. Шунысын да әйтергә кирәк: авыл һәм шәһәрнең беренче медицина ярдәме күрсәтү учреждениеләре хәзер бер-берсеннән бик нык аерылмый. Әйтик, Саклаубаш участок хастаханәсенә 11 авыл карый. Коллективта 23 кеше эшли, аларның берсе - табиб-терапевт, икенчесе - теш табибы. Көндезге һәм төнге стационарда һәркайсында - җидешәр койка. Физиотерапия кабинеты, галокамера, лаборатория эшли, кардиограмма яздыру мөмкинлегебез бар. Дарулар җитешле. Кыскасы, шәһәрдән калышсак та, азга гына калышабыз.
    - Медицина иминияте турындагы законга миллион турында үзгәреш кертелгәндә, Сез авылда идегез инде. Сез бу түләүне ала алдыгызмы? Аны нәрсәгә тотарга уйлыйсыз: авылда торак шартларын яхшыртыргамы яки шәһәрдән фатир алыргамы?
    - Компенсацион түләү федераль бюджеттан бирелә һәм ул - максатчан түгел. Аны ихтыяҗың төшкән барлык максатлар өчен дә тотарга ярый. Ә миллионга өстәп республика бюджетыннан бирелә торган 100 000 сумны торак шартларын яхшырту өчен генә тотарга мөмкин. Монда кайткач, Рантамак авылы кызы Раилә белән гаилә кордым һәм барлык түләүләрне үзебез яши торган төп йортны төзекләндерергә тотарга уйлыйм. Бүгенге көндә республикада дистәгә якын гына участок хастаханәсе сакланып калды. Шуларның берсе - безнең районда. Хастаханә эшләп торганда, билгеле, биредән беркая да китмәячәкмен.
    Дәүләт ярдәменә килгәндә, бу бик кирәкле чара булды, дип уйлыйм. Соңгы елларда авыллар, чыннан да, табибларга зур кытлык кичерә башлады. Аннан соң бу түләүләр авылга кайтып төпләнергә теләүче яшь белгеч өчен - зур ярдәм. Мин моның өчен хөкүмәтебезгә бик рәхмәтле.
    - Авыл табибына элек-электән җиңел булмаган. Сезнеңчә, ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
    - Авыл табибы беренче чиратта үзе турында түгел, авыл кешесе турында кайгыртырга, димәк, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында теләсә нинди хәлгә әзер булырга, авырлыкларга каршы тора алырга тиеш. Боларга өстәп, күпкырлы белгеч булырга, дип тә әйтер идем. Дәвалаучы табиб кына түгел, аллерголог, хирург һәм башкасы да була алырга тиеш. Шәһәр табибы эш сәгатен төгәлли дә, иркенләп ял итә ала. Ә авыл табибы өйгә кайткач та, күңеле белән - авырулар янында. Төнлә күтәрелеп чыгып китәргә туры килгән чаклар күп була. Авыл халкының өмет-ышанычын аклый алган кеше генә авыл табибы була ала, дип уйлыйм. Мин һәркемгә иминлек, сәламәтлек телим. Безнең өчен иң мөһиме - шул.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 23 май 2018 - 15:03
      Кариев театры Татарстанда тифлокомментарийлы спектакль күрсәтте
    • 23 май 2018 - 08:35
      Имиджевый ролик для Сармановского района
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    • 23 май 2018 - 15:37
      Сарманда әдәби фестиваль үтте
      Бүген, Сарманның үзәк Ял паркында татар халкының әдәби мирасын пропагандалау, туган телгә һәм шул телдә язылган әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү, басылган мәгълүматны кабул итү сәләтен арттыру максатыннан, мәктәп укучылары арасында районкүләм “Читайлэнд” (“Укыйбыз”) әдәби фестивале үткәрелде
      158
      0
      0
    • 8 май 2018 - 08:10
      Закупаем рога лося За 1 кг. 500 рублей.
    • 5 апрель 2018 - 10:37
      ПРАЙС-ЛИСТ ПРАЙС-ЛИСТ НА РАЗМЕЩЕНИЕ РЕКЛАМЫ, ОБЪЯВЛЕНИЙ, ИНФОРМАЦИОННЫХ МАТЕРИАЛОВ, СОЦИАЛЬНОЙ РЕКЛАМЫ НА САЙТЕ ФИЛИАЛА  АО «ТАТМЕДИА» И ПРЕДСТАВИТЕЛЯХ В СОЦИАЛЬНЫХ СЕТЯХ
    Ночной режим