Китапханәчеләр мобилизацияләнгәннәр өчен гуманитар ярдәм җыю оештырган
Лилия Гайсә кызы Афзалетдинова җитәкчелегендәге Сарман МБУ “Үзәкләштерелгән китапханә” коллективы төрле юнәлештә хәйрия эшчәнлеге алып бара.
Украинада махсус операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм оештыра. Хезмәткәрләр операциядә катнашучылар өчен җылы киемнәр, көндәлек кирәк-яраклар җибәрүдә үз өлешләрен кертәләр. Коллектив белән бердәм фикергә килеп, һәр хезмәткәрдән кварталга бер тапкыр бер көнлек хезмәт хакын махсус операциядә катнашучыларга җибәрүне оештыралар.
Илебез сакчыларына җибәрү өчен, эчке киемнәр, тактик носилкалар тегүдә дә волонтер китапханәчеләр бик теләп катнаштылар. «Игелек» хәйрия оешмасы үткәргән “Лисичанск шәһәре мәктәп китапханәләренә китаплар бүләк ит” хәйрия чарасында катнашып, 121 данә китап бүләк иттеләр.
Балалар һәм яшьләрнең гомумроссия иҗтимагый-патриотик «Алдынгылар хәрәкәте» оештырган «Китап бүләк ит» акциясеннән дә китапханә хезмәткәрләре читтә калмады. Балалар, яшүсмерләр өчен китаплар туплап, Донецк һәм Луганск Халык Республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләренә җибәрелде. Шушы көннәрдә оештырылган хәйрия чарасына һәр хезмәткәр үз өлешен кертте. Кишер, чөгендер, кыяр, кәбестә, суган киптереп, борщ, рассольник пешерү өчен, аш җыелмалары әзерләнде. Алар янына ит консервалары алынды. Термик эшкәртү үткәрелгән карабодай, борчак, перловка, дөге ярмалары махсус савытларга тутырылып җибәрелде. Токмач кисеп, туган йорт җылысын егетләребезгә җиткерү идеясе дә һәр хезмәткәрнең күңеленә хуш килде. 30 савыт өй токмачы әзерләнде. Киптерелгән карлыган, кура җиләге, гөлҗимеш, иван-чәй, мәтрүшкә, бөтнек кушып, чәй катнашмасы әзерләнде, алма, өрек, төрле җиләк- җимешләр киптереп, кечкенә пакетларга тутырылды. Туган ягыбызның чәчәк балы тутырылган банкалар егетләрне салкын көннәрдә җылытыр, шифалы булыр, дип ышанып калабыз.
Иң мөһиме – ир-егетләр безнең ярдәмне тойсыннар, исән-имин әйләнеп кайтсыннар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев