САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кишерне кышка дөрес саклыйсызмы?

Кишерне кышка саклау өчен киңәшләребезгә колак салыгыз.

Кишерне базда сакларга була. Башта сабакларын кисеп атыгыз, туфрагын коегыз һәм урамда киптерегез. Аннары базга төшереп куегыз.
Кишерне тартмаларга салып саклап була. Агач яки пластик тартмага 2 см чамасы елга комы, ылыслы агачтан пычкы чүбе, суган кабыгы яки мүк салыгыз. Алар барысы да коры булырга тиеш. Шуның өстенә бер рәт итеп кишер тезегез. Алар бер-берсенә тиеп тормасын. Кишер өстенә тагын ком, пычкы чүбе яки башка нәрсә тутырыгыз. Шулай итеп кишерне катлап салып чыгыгыз. Өстән калын итеп тагын ком яки башка әйбер тутырыгыз, дип яза "Интертат".
Кишерне пакетларга тутырып саклап була. Пластик пакетларга тутыргыз да, башын яхшылап бәйләп куегыз. Артык һаваны кысып чыгарыгыз, яңа һава кермәслек булсын. Вакуумлы пакетлар ышанычлырак булыр. Андый пакет булмаса, гадәти пакет эченнән һаваны тузансуырткыч белән суыртып алыгыз.
Кайчакта ике ысулны берләштереп тә була. Кишерне пакетка салып, арасына пычкы чүбе тутырып, ныклап бәйләп куярга була.
Кишерне фатирда да саклап була. Суыткычка тутырып куйсаң, кишер айлар буена саклана. Кишерне яхшылап юыгыз, сөлгегә салып киптерегез. Кишерләрнең баш-башларын кисеп, киселгән урын бераз кипкәнче тотып торыгыз. Кишерне полиэтилен пакетка тутырыгыз да, һавасын чыгарып, яхшылап бәйләп куегыз. Мондый кишерне суыткычның яшелчәләр саклый торган бүлегендә тотыгыз.
Кишерне туңдыргычта да саклап була. Яхшылап юып, угычтан уыгыз яки саламлап, боҗралап турагыз да пакетларга салып, туңдыргычка куегыз

Фото: pixabay.com

Реклама

https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X