САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Киләсе ел азагында электрон паспортларга күчә башлаячакбыз

2022 ел ахырында Россиянең 3 төбәгендә электрон паспортларны гамәлгә кертү башланачак. Бу хакта Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәксут Шадаев белдергән. Документ ике төрле булачак. Беренчесе – смарт-карта, икенчесе – QR-кодлы мобиль кушымта, дип аңлаткан Шадаев Дәүләт Думасының Мәгълүмати сәясәт комитеты утырышында. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Смарт-карта гадәти паспортны алыштырачак, аның чибына кирәкле барлык мәгълүматлар, шул исәптән кешенең бармак эзләре кертеләчәк. Ул машина йөртүче таныклыгына охшаш пластик карточкадан гыйбарәт булачак. Икенчесе – мобиль кушымта. Кайбер очракларда смарт-картаны күрсәтмичә, телефонда мобиль кушымтаны ачу да җитәчәк.

Моңа кадәр министр кәгазь паспортны электронга алыштыруның мәҗбүри булмаячагын белдергән иде. Шадаев әйтүенчә, смарт-карта мәгълүматларны саклау өчен иң уңайлы ысул булып тора. Министрлык алдында кешеләргә паспортларының цифрлы күчермәсенә ия булу мөмкинлеген бирү бурычы куелган. Менә шул бурыч хәл ителәчәк тә инде.

Электрон паспортларны беренчеләрдән булып Мәскәүдә яшәшүчеләрнең алуы күздә тотыла.

Реклама

 

Чыганак: https://vatantat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X