САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Киләсе өч елда пенсиянең күпмегә артачагы билгеле булды

Россия Пенсия фонды бюджетының төп характеристикалары проекты белән документны Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы әзерләгән.

Киләсе өч елда пенсияләрнең ничек үзгәрергә мөмкин булуы билгеле булды. Россия Пенсия фонды бюджетының төп характеристикалары белән документны Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы әзерләгән. Бу хакта «Российская газета» яза. Документ буенча, киләсе елда эшләми торган пенсионерларның пенсияләре 6,3 процентка (17 432 меңгә кадәр артачак), 2022 елда 5,9 процентка (18 357 сум), 2023 елда 5,6 процентка (19 283 сум) процентка индексацияләнәчәк.   Иминият пенсиясенә билгеләнгән түләү күләме 2021 елда 6 044,48 сум, 2022 елда — 6 401,1 сум, 2023 елда 6 759,56 сум булачак.
Социаль пенсияләр һәм дәүләт пенсиясе 2021 елда 1,5 процентка (9 977 сум), 2022 елда 3,9 процентка (10 307 сум), 2023 елда 3,7 процентка (10 693) процентка артачак. Әлеге өч ел дәвамында тупланган пенсия һәм ашыгыч пенсия түләүләренә төзәтмәләр кертергә җыенмыйлар. 2021 елга һәм 2022-2023 еллар планлы чорына Россия Пенсия фонды бюджетының төп характеристикалар проекты мәсьәләсе социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча Россия өчьяклы комиссиясендә каралачак. 
 

ФОТО

Реклама

ЧЫГАНАК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X