САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Киләчәктә 15 миллион кеше эшсез калырга мөмкин: кирәге бетәчәк профессияләр исемлеге

Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет әгъзасы Олег Шеин Россиядә 15 миллион кеше киләчәктә кирәксез булачак профессия белән мәшгуль дип белдерде.

"Болар - сатучылар, каравылчылар, машина йөртүчеләр. Озакламый, аларның хезмәте кирәк булмачак", - дигән Шеин. 

 Депутат әйтүенчә, дөньяда хезмәт күрсәтүче персоналның кирәге бетә бара. Бу дүртенче сәнәгать революциясе килү белән бәйле. Депутат фикеренчә, иң кирәкле профессияләр иҗадилык һәм кешенең хәленә керү белән бәйле булачак. Яки инде шушы сыйфатларны куллану мөмкинлеге зур булган өлкәләр - мәгариф, медицина. 

 Кайбер профессияләрнең кирәге бетү турында Дәүләт Думасы гына әйтми. Мәсәлән, Сингулярлык Университетының Мәскәүдәге вәкиле Евгений Кузнецов фикеренчә, роботлаштыру нәтиҗәсендә Россиядә сатучылар һәм машина йөртүчеләр юкка чыгачак. 

 Интернет инициативалар үсеше Фонды директоры Кирилл Варламов фикеренчә, озакламый 90 процент эшләр автоматлаштырачак. Ул түбән квалификацияле интеллектуаль хезмәт - мәсәлән, вак-төяк эшләүче юристлар, бухгалтерлар, кадрлар белән эшләүчеләр дә юкка чыгачак ди. 

 HeadHunter компаниясе белдерүенчә, хәзерге вакытта иң кирәкле профессияләр - токарь, слесарь, техниклар һәм ИТ белгечләр. 

Реклама

 Дума депутатының сүзләренең хаклыгын раслый торган күренешләр бездә дә бар. Казанда сатучысыз кибет эшли, Иннополиста йөртүчесез такси барлыкка килде.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/kadak/rossiyad-kil-ch-kt-15-million-keshe-eshsez-kalyrga-m-mkin-kir-ge-bet-ch-k-professiyal-r-isemlege/

Фото: https://pixabay.com/ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев