САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кибетләрдә кирәксезгә акча туздырмауның берничә ысулы

Кибетләрнең максаты бер – сату, яки сезнең акчаны күбрәк сыдырып алу.

Исләр, төсләр, музыка – барысы да шушы максатка хезмәт итә. Сатып алучының төп максаты — бик кыйммәткә төшермичә генә кирәкле нәрсәсен сатып алу. Кибеттәге һәр мизгел сәүдәгәр белән сатып алучының көрәше ул. Бу көрәштә кем җиңә, шул акчалырак була. Кибетләрдә кирәксезгә акча туздырмауның берничә ысулын тәкъдим итәбез.

Дөрес туклану

Үзегез өйдә әзерләп ашарга гадәтләнегез. Бу беренчедән, тәмлерәк, икенчедән, арзанрак. Өчпочмакны, яки кыстыбыйны кибеттән алып керергә дә, пешерергә дә мөмкин.  Кәтлитне дә, салатны да, шуның ише башка нәрсәләрне дә. Үзең әзерләгән ризык күпкә чистарак та, файдалырак та була.

Алдан төзелгән меню

Нәрсәләр аласын, нинди ризык әзерлисен бер атна алдан белеп тору кирәксез чыгымнан саклый. Өстәвенә, пешкән ризыгыгыз әрәм булмый. Болай иткәндә, кайбер көннәрдә кибеткә чыкмый калырга да мөмкин.

Тик исемлек буенча

Кибеткә чыгар алдыннан кирәкле нәрсәләр исемлеген төзү – файдалы нәрсә. Гадәттә, кеше, күзе төшкән нәрсәне кирәксә-кирәкмәсә дә тизрәк сатып алырга гадәтләнгән. Исемлек буенча гына сатып аласыз икән, сез кирәкмәгән якка борылып та карамаячаксыз. Ә бу — акчаны янга калдыру.

Кәгазь акча белән хисаплашу

Исемлектә язылган нәрсәләрне алырга җитәрлек кенә акча белән чыгыгыз. Бу очракта сез күзегез төшкән кирәксез нәрсәләрне алудан азат булачаксыз. Акча белән түләгез. Карта белән түгел. Картадагы акча, гадәттә, җиңел тотыла. Әмма ул авыррак түләнелә. Шуңа күрә һәрвакыт кәгазь акча белән исәп-хисап ясарга тырышыгыз.

Зарплата алу белән кибеткә йөгермәгез

Зарплата алган көнне кешенең күңеле күтәренке була һәм ул теләсә-нәрсәне сатып алырга риза. Юмарт. Чөнки һәр көнне шулай булыр, акча явып торыр сыман тоела. Хезмәт хакы бер-ике көн акча янчыгыгызда ятса, сез аны инде тиз генә туздыра алмыйсыз — аларның кайда тотылырга тиешлеге инде исәпләп куелган була.

Ач килеш кибеткә кермәгез

Реклама

Тамагың ач вакытта азык-төлекнең кирәге дә, кирәксезе дә бик күп алына. Шуңа күрә, кибеткә кергәндә ашап керегез. Кичке якка кибетләрдә яңа пешкән ипи, тәмле казылык исе тарала. Махсус шулай эшләнә ул. Эштән ачыгып кайтышлый кибеткә сугылган кеше ризыкны күбрәк алсын өчен.

Бер кичкә түзегез

Бик матур чалбар, кофта… бик нык кызыктырган кошелек, яки сумка… Тик аларның берсен дә шул ук көнне алырга ашыкмагыз. Иртәгәгә калсын. Уйлагыз, чынлап та кирәкме ул сезгә? Яки берни дә уйламыйча гына ял итегез. Чынлап та кирәкле икән, сез аны барып алачаксыз. Ә күпчелегегез икенче көнгә ул әйберләр хакында онытачак.

Игътибарлы булыгыз

Иң кыйбатлы товар кеше күзе беренче булып төшә торган урынга куела. Арзанрак әйберләр — астагы киштәләргә тезелә. Ташламалы товар алганда да игътибарлы булыгыз — күп очракларда  срогы чыгып бара торган әйбергә хак төшерәләр. Ул сезгә кирәкме?

Шундый ук товар эзләгез

Исем-аты данлы товар алганда, еш кына бренд өчен дә түләргә туры килә. Алар кыйммәтрәк. Ләкин шундый ук товар тәкъдим итүче башка җитештерүче юкмы? Аның товары һич тә ким булмаска мөмкин. Кайберләре хәтта сыйфатлырак та була. Шуңа күрә, беренче күргән нәрсәгә шундук капланмагыз.

Бер сорау

Нәрсәдер сатып алыр алдыннан, үзегезгә һәрвакыт бер сорау бирегез. Шул ук сорауны кәшилүгегезгә беркетеп куярга да мөмкин. Ә сорау мондый: «Мин бу әйбердән башка яши аламмы?»

Чыганак: http://chelny-rt.ru/

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X