САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәләл «стриптиз»: Казанда мөслимәләрне колгада биергә өйрәтә башлаганнар

Бию студиясе мәчет каршында урнашкан.

Казан кызы Ләйсән Дәүләтова Россиядә беренче булып мөслимәләрне колгада (пилонда) биергә өйрәтә торган студия ачкан. Ул биредә мөслимәләрне pole dance, ягъни махсус колгада акробатик күнегүләр ясап бию серләренә төшендерә. Бу хакта Татарстан 24 телеканалы хәбәр итә. 

Ир-атларга студиягә керү катгый рәвештә тыела, шулай ук дәресләрне видеога төшерергә ярамый. Студия мәчет янәшәсендә урнашкан булу сәбәпле, кызлар тәрәзәләрне жалюзи белән каплап куялар.

Кечкенәдән бию белән шөгыльләнгән Ләйсән Дәүләтова башка студияләрдә мөселман хатын-кызлары өчен уңайлы шартлар булмауга игътибар итә. Мәсәлән, күп студияләрдә балалар өчен дә төрле дәресләр үтә. Аларны алырга килгән әтиләрнең, ялгышып, кызлар бүлмәсенә килеп керүе бар. Ә мөселман хатын-кызын чит ир-ат берничек тә яулыксыз килеш күрергә тиеш түгел.

Шуңа күрә Ләйсән үзенә мәктәп ачарга кирәк дигән дигән нәтиҗәгә килә һәм мөселман хатын-кызлары чит күзләр, яшерен камералардан башка гына бию белән шөгыльләнә алырлык студиядә дәресләр башлап җибәрә. «Реклама бирү белән, шул кич тә үк миңа мөслимәләрдән гаризалар ява башлады. Бер көн дигәндә төркем җыелып бетте», — дип сөйләгән Ләйсән.  

Колгада бию серләренә мөслимәләр генә түгел, бөтен теләгән хатын-кызлар да өйрәнә ала. Ләкин студиядә берничә кагыйдә бар: кызларга үзләрен һәм башкаларны видеога төшерергә, аларны социаль челтәрләргә куярга, сүзләренең мәгънәсе әдәпсез булган музыка кабызырга ярамый. 

Реклама

Ләйсән сүзләренчә, әлеге биюләрдә стриптиздагы кебек чишенү һәм тәнеңне күрсәтү максаты юк. Пилонда бию — киемдә килеш тә үзеңә игътибар җәлеп итү һәм тәнең белән идарә итә белү.

«Без стриптиз биемибез, ә pole exot белән шөгыльләнәбез. Чишенмибез һәм интим урыннарыбызга кагылмыйбыз, колга тирәли матур итеп хәрәкәт итәргә генә өйрәнәбез», — ди Ләйсән Дәүләтова.

Ләйсәннең хатын-кызлар өчен мондый студия булдыру идеясен ире Габделгазиз Дәүләтшин да хуплаган.

Шунысы кызык, Татарстанның күренекле дин әһелләре дә, тәрәзәләре туп-туры мәчеткә карап торуга карамастан, студияне ачарга рөхсәт биргәннәр. Мәрҗани мәчете имамы Әнсар хәзрәт Мифтахов сүзләренчә, әлеге биюләр Исламга каршы килми. «Ире каршында хатын-кыз чишенергә дә, биергә мөмкин. Шәригать моңа каршы килми», — дип җавап биргән хәзрәт.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/social/09-04-2021/h-l-l-striptiz-kazanda-m-slim-l-rne-kolgada-bierg-yr-t-bashlagannar-5818614 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X