САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Хәләл» стандартына туры килә торган тәмләткечләр ясый башлаганнар

Россиядә «Хәләл» стандартына туры килә торган тәмләткечләр ясыйлар

Россия Мөфтиләр шурасының махсус комитеты тикшерү нәтиҗәләре буенча сертификат бирү турында карар чыгарылган.

Россия Мөфтиләр шурасының «Хәләл» Халыкара стандартлаштыру һәм сертификация үзәге функциональ катнашмалар, тәмләткечләр һәм хуш исле өстәмәләр җитештерә торган «ТПК ТЭРА ПЛЮС» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшләп чыгарылган продукцияне тикшергән һәм сертивикат бирү турында карар чыгарган. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының рәсми сайты хәбәр итә.

«Хәләл» Халыкара стандартлаштыру һәм сертификация үзәге вәкиле техник документлар, сертификатлар, шулай ук җитештерүдәге технологик процесслар белән танышкан.

Тикшерү нәтиҗәсендә «ТПК ТЭРА ПЛЮС» җәмгыятендәге җиһазлар һәм җитештерү процессы, персонал, чимал, техник документлар һәм җитештерү биналарының «Хәләл» стандарты таләпләренә туры килүе ачыкланган.

 

Реклама

Тикшерү нәтиҗәләре буенча сертификат бирү турында карар чыгарылган.

Фото: архив/Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X