САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хиҗап кию хокукын сораган кызга мөслимә булуын документаль исбатларга кушканнар

Омск медицина көллиятендә укыган Алинә Наврузованың яулык бәйләп йөрү хокукы буенча суд утырышлары башланды.

Кичә Омск шәһәренең Киров судында Омск медицина көллияте студенты Алинә Наврузованың уку йортында яулык киеп йөрү хокукын яклауга карата беренче утырыш булган. Утырышта судья кызның чукындыру вакытында чиркәүдә бирелә торган таныклыкка охшаш мөселман кызы булуын язмача раслау кәгазен сораган. Бу хакта адвокат Руслан Нагиев Фейсбук битендә яза. «Судья безнең дәгъваны карап тикшерүгә алды һәм судка дәлилләр бирүне сорады. Алинәнең чукындыру вакытында чиркәүдә бирелә торган таныклыкка охшаш мөселман кызы булуын язмача раслау кәгазе, мөселман хатын-кызның яулык кияргә тиешлеге турындагы Изге китаплардагы раслау сүзе кирәк. Шулай ук суд Алинәнең үз диненең күрсәтмәләрен үтәп, яулык киеп йөрү уку йортының уставына каршы килмәвен раслауны таләп итә», — ди ул. Руслан Нагиев әйтүенчә, Россиянең Азия ягы мөфтие Нәфигулла хәзрәт Әширов ярдәм итәргә теләк белдергән һәм яулыклар киюгә бәйле шәригать фикерен җиткергән. «Россиянең башка мөселман дин әһелләренең фикерен дә ишетәсебез килә. «Кемнәргә кызның башындагы яулык зыян сала? Кем хокукларын боза? Яулык студент кызның өлгер булуына зыян саламы? Яулык хезмәт дисциплинасына тәэсир итәме? Берәү дә хатын-кызларны яулык кияргә мәҗбүр итми, берәүнең дә хатын-кыздан аның ихтыярына каршы киемен салдырырга хакы юк», — дип язган адвокат. Руслан Нагиев, юрист белгече буларак, Россия Конституциясенең 23 һәм 28нче маддәләрен искә төшереп үткән.
 

Реклама

Фото: Салават Камалетдинов/архив
Чыганак: tatar-inform.tatar
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев