САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хезмәттәшебез Лилиянең бүген яшьлек туе!

Хөрмәтле Лилия һәм Айдар! Сезне чын күңелдән яшьлек туегыз белән тәбрик итәбез! Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык белән тулы озын гомер һәм иминлек телибез! Мәхәббәтегез сезне гомер буе озата барсын. Тигезлектә һәм саулыкта бәхетле балалар үстерергә, оныклар һәм оныкчыклар куанычын күрергә насыйп булсын!

Килен төшкәндә һәр туйда диярлек әйтелә торган гади генә бер әйтем бар. Кияү кәләшне мамыктай йомшак мендәргә төшергәч әни кеше булачак киленен “май кебек йомшак, бал кебек татлы бул” дигән матур сүзләр, тәмле сыйлар белән каршылый. Борынгы әбиләребездән килгән әлеге әйтемдә ниндидер хәйлә бардыр шикелле тоелып китте. Сүз дә юк, бары изгелек кенә биредә. Балның, майның нинди татлы ризыклар икәнен һәммәбез белә шикелле. Ә шулай да, балны да туйгач ачы була диләр, май турында әйтәсе дә юк — күп ашасаң маемлыйсың, җитмәсә, артык җылыда ул эри, артык суыкта сыйфатсызлана. Баксаң, яңа тормышның беренче адымында ук кәләшкә бик зирәк теләк теләнә икән. Тормышта бит һәрнәрсәнең чамасы булырга тиеш. Яратуның да, ачулануның да, үзара, туганара мөнәсәбәтләрнең дә, якынлык-ераклыкның да – һәммәсе дә артык булса я аз булса юксындыра. Гомумән, Лилия һәм Айдар, бу сүзләр сезнең өчен бик хикмәтле кебек. Сез беркайчан да бер-берегездән ялыкмагыз, араларыгыз ерагаеп, бер-берегезне сагынып яшәмәгез. Хезмәттәшебез Лилия. Саулыкта-тазалыкта, кайгысыз-хәсрәтсез озын матур тормыш итүегезне телибез без сезгә. Киләчәктә әти-әниләрегез зирәк кенә читтән киңәш-табыш итсен, бик тату яшәгез.

Реклама

Хезмәттәшләрегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X