САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Хезмәт – ныклы тәрбия нигезе

Сарман №1 "Кояшкай" балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар һәм аларның әти-әниләре өмәдә катнаштылар.

Барысы да бергәләшеп мәданчыкларын кипкән яфраклардан чистарттылар. Балалар эш беткәч, әти-әниләренә матур итеп көз турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Дус, тату, күмәкләшеп эшләп, аннан соң рәхәтләнеп ял итеп  өйләренә таралыштылар. Тәрбияче апалары Әлфия Кашифовна менә шулай балаларның күңелләрен күтәрә, хезмәткә карата мәхәббәт уята, әти-әниләр белән эшне дә дөрес итеп оештыра белә.

 

Айсылу Билалова фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев