САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Халыклар Бердәмлеге көне уңаеннан Илексазда бәйрәм чарасы үтте

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә.

Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә.
Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре – бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән. Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә 4 ноябрь - Халыклар Бердәмлеге көненә карата мәктәпкүләм класс сәгате үтте. Аны тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рәмзия Салихова  кызы үткәрде. Чарада 5-9 нчы сыйныф укучылары катнашты. Укучылар бәйрәм тарихы ополчение җитәкчеләре Дмитрий Пожарский һәм Кузьма Минин белән таныштылар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X