САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Керәшенем – асыл бизәгем”

"Керәшенем - асыл бизәгем". Нинди тирән мәгънәле, матур сүзләр бу. Әйе, татарларның керәшен дигәненә сокланмый мөмкин түгел. Аларның үз халкына булган мәхәббәте, хөрмәте нәкъ менә шушы сүзләрдә чагыла. Нинди генә кыен чакларда, атеизм дип сөйләнгән торгынлык елларында да алар борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен саклап, йолаларын үтәп яшәделәр. "Без - керәшен", -...

"Керәшенем - асыл бизәгем". Нинди тирән мәгънәле, матур сүзләр бу. Әйе, татарларның керәшен дигәненә сокланмый мөмкин түгел. Аларның үз халкына булган мәхәббәте, хөрмәте нәкъ менә шушы сүзләрдә чагыла.
Нинди генә кыен чакларда, атеизм дип сөйләнгән торгынлык елларында да алар борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен саклап, йолаларын үтәп яшәделәр. "Без - керәшен", - дип горурланып әйтүдән курыкмадылар.
Керәшен халкы - бәйрәмнәргә, йолаларга иң бай халыктыр, мөгаен. Аларда һәр ел фасылының берничә бәйрәме бар. Ләке авылы мәдәният йорты каршындагы "Игәнә" халык фольклор ансамбле иң борынгы һәм күңелле бәйрәмнәрнең берсен - Питрауны "Керәшеннәр җыру әйтә" дигән Бөтенроссия фестиваленә тәкъдим итте. Ике сайлап алу турын үткәннән соң, Россиянең төрле төбәкләреннән үз чыгышларын тәкъдим иткән кырык сигез коллективның иң көчле дип табылган тугызы гала-концертка узды.
25 ноябрьдә Чаллы шәһәренең Сара Садыйкова исемендәге 800 урынлык концертлар залында бер генә буш урын да юк иде диярлек. Сәхнә түренә һәрбер коллективның үз районы гербы эленгән. Тантаналы музыка астында Красноярск өлкәсеннән "Чишмә", Чиләбедән "Сарашлы", Башкортстаннан "Сөнекәй", Самара өлкәсеннән "Натухай", Әлмәттән "Кәләем", Алабугадан "Ак каз", Чаллыдан "Карендәшләр", Мамадыштан "Кумырык-Дүсмәт-транзит" һәм без, берәм-берәм җырлап, сәхнәгә күтәрелдек. Анда нинди генә йолалар күрсәтелмәде: туй күренеше, кодалар каршылау, армиягә озату, Тройсын, Пасха һәм башкалар. Күңелне иң дулкынландырганы шул булды: моннан 100 еллар чамасы элек Мамадыш районыннан күчеп китеп, Дон казаклары яши торган Пирово районына барып урнашкан, күп еллар элек безнең районның Нарат Асты авылыннан китеп, Самара өлкәсендә яши башлаган кешеләр ничәнчедер буын үзе тегеп, бизәгән һәм киеп йөргән борынгы киемнәрен, барлык җыр-биюләрен, йола һәм гореф-гадәтләрен саклап кала алганнар. Аларның нәкъ элекке кебек, сузып, бормалап җырлаган җырлары, такмак, биюләренә сокланмый мөмкин түгел иде. Шунысы куандыра, берничә генә керәшен гаиләсе яшәгән ике мең кешелек авылда туган җирләрен сагынып, җирсеп яшәгән кешеләр, бөтен белгәннәрен киләчәккә тарихи мирас итеп калдыру максатыннан, балаларына өйрәткәннәр, үз халкына, йолаларына булган хөрмәтләрен шәхси үрнәкләрендә күрсәтәләр.
Без бәйрәмне Питрау тарихын сөйләп башлап җибәрдек. Ул көнне бөтен тереклек дөньясында үзгәреш башлана, күке кычкырудан, кошлар сайраудан туктый. Бу көнне җыйган үләннәрне киптереп, кайнатып эчсәң, барлык чирләр китә. Питрауда биргән вәгъдәләр, очрашулар гомергә онытылмый, ә корылган гаиләләр иң тотрыклы була. Матур күлмәк кигән, аларны мыйтутар, мәләнчек, сүрәкә белән бизәгән, ука чачак, тәңкә җөзек, маңгай тәңкәсе таккан кызлар, эшләпә, кепкаларын чәчәкләр белән бизәп, милли кием кигән егетләр тыпырдап биеп киткәндә, кемнәрнең генә күңеле җилкенмәгәндер?! Берсеннән-берсе кызык уеннар: такыя үрү, себерке бәйләү, җыру әйтү, такмаклар, кунак кызларын озату өчен акча чөюләрдә барлык халык катнашу, бәйрәм коймагыннан авыз итүләр, иртәнгә кадәр җырлашып, урам әйләнүләр - чын матур күренеш. Һәм без боларның барысын да бәйрәмдәгечә табигый итеп күрсәтергә тырыштык. Ул бушка китмәде, ансамбль, өченче урын алып, өченче дәрәҗә диплом, кубок, акчалата премия, ансамбльнең яшь солисткасы Лиана Антонова Рәхмәт хаты, акчалата премия белән бүләкләнде. Бәйрәм фейерверк һәм керәшен халкының визит карточкасы булган "Керәшен - халкым минем" дигән җыр белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев