САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Үкенергә калмасын

1 нче октябрьдән соцпакеттан баш тарту яки аңа кире кайту турындагы гаризаларны кабул итү туктатыла. Соцпакетның дарулар өлеше 613 сум тәшкил итә. Тик бу айга шул бәядән арткан даруларны алып булмый, дигән сүз түгел. Ташламаларга хокуклы гражданнарны кирәкле дарулар белән тәэмин итәргә тырышабыз. Тик алар арасында соцпакеттан баш тартып, ташламалардан...

1 нче октябрьдән соцпакеттан баш тарту яки аңа кире кайту турындагы гаризаларны кабул итү туктатыла.
Соцпакетның дарулар өлеше 613 сум тәшкил итә. Тик бу айга шул бәядән арткан даруларны алып булмый, дигән сүз түгел. Ташламаларга хокуклы гражданнарны кирәкле дарулар белән тәэмин итәргә тырышабыз. Тик алар арасында соцпакеттан баш тартып, ташламалардан акчалата файдалануны сайлаучылар да бар һәм андыйлар бик ялгышалар. Чөнки 613 сумга әллә ни алып булмый. Онкологик, шикәр чире, астма кебек авырулар өчен дарулар кыйммәт тора, һәм аларның хәле теләсә кайчан кинәт авыраеп китәргә мөмкин. Ә дәүләт бу даруларны бушка бирә.
Күптән түгел бер апа мөрәҗәгать итеп, дарулар сатып алырга акчасы җитмәвен белдерде һәм ташламалы шартларда бирүне сорады. Авыру тарихын карагач, аның соцпакеттан баш тартып гариза биргәнлеге ачыкланды.
Без даруларга заявканы 6 ай алдан бирәбез. Шуңа күрә, 1 октябрь үткәннән соң, "без белмәдек", "безгә аңлатмадылар" диючеләр булмасын иде. Медицина хезмәткәрләре пенсия фонды белән берлектә аңлату эшләре алып баралар, һәр авыру инвалид белән шәхси сөйләшүләр үткәрелә. Аларга кирәкле барлык дарулар да кайта, әз акчага алданып, оттырмасыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев