САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ҮКЕНЕП ЯШӘМӘС ӨЧЕН…

Аннан соң үкенеп яшәмәс өчен 20-30 яшь аралыгында нәрсә эшләргә кирәк?

20-30 яшь аралыгында кеше шәхес булып җитлегә, үзенең киләчәктә кем булачагын төгәл аңлый башлый. Әлеге вакытны файдалы һәм кирәкле эшләргә багышлау сезнең киләчәктә тормыштан канәгать кеше булуыгызга турыдан-туры йогынты ясый.

Максатларыгызны язып барыгыз. 5, 10, 20 елдан соң тормышыңны нинди итеп күз алдына китерүеңе билгелә. Максатлар белән беррәттән аларга ничек ирешеп булуы турында да язып куярга онытма.

Артык горур булу зыянга гына. Тәкәбберлек сукырайта, әйләнә-тирәдәгеләрне күрми, ишетми башлауга илтә, нәтиҗәдә, хаталарга китерә. Үзеңә: “Бәлки мин ялгышамдыр?”, “Бәлки алар дөрес әйтәдер?”, – кебек сораулар бирергә өйрән.

Булдыра алган кадәр күбрәк укырга тырыш. Кеше университет тәмамлап диплом алырга мөмкин, әмма шул ук вакытта белем дәрәҗәсе аз була ала.Үзеңә нәрсә кызык, шул турыда укы. Шул рәвешле берничә ел эчендә акыл сандыгын шактый тулыландырырга мөмкин.

Башка кеше тормышы белән яшәмә. Үзеңне башкалар белән чагыштыру дөньядагы иң начар гадәтләрнең берсе. Акыл белән дус булып һәм үзеңне башкалар белән түгел, ә кичәге үзең белән чагыштырып яшәү кирәк. Синең тормышың синеке, “кирәк”булган өчен яки башкаларга карап кына җаныгыз теләмәгән эшне эшләмә.

Кылган гамәлләрең өчен үкенеп яшәүнең мәгънәсе юк. Үткән эшкә салават. Ике тип кешеләр була: беренчеләре һәрчак артка, икенчеләре алга карап яши. Берәүләр: “Мин шунда укырга кергән булыр идем бит”, – дип яшәгәндә икенче берәүләр: “Мин әлеге эшкә урнашачакмын!”, “Мин моны эшли алам һәм эшләячәкмен дә!”, – ди. Соңгылары өчен тормыш – серле бер могҗиза. Алар белем алу һәм үсү өчен бер генә мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмый. Алар өчен һәр уңышсызлык – дәрес.

Якыннарыңа аларны ничек яратуың турында ешрак әйт. Аларны вак-төяк бүлкәләр белән сөендерергә, игътибарлырак булырга да онытма.

 

Сәламәтлегеңне кайгырт. 40 узган кешеләрнең күбесе акчаларын даруга тота. Күбрәк хәрәкәтлән. Ашаган ризыгыңны карап һәм сайлап аша.

Пешерергә өйрән. Бу сиңа олы тормышта кирәк булачак мөһим белемнәрнең берсе булыр.

Дөньядагы вакыйгалар белән кызыксынып бар. Теләсә кайсы әңгәмәдә катнаша алырсың.

Сәяхәт ит. Яңа җирләр, илләр, авыллар күрү һәрчак кешене баета.

Тәүлегенә ярты сәгатьне булса да үзең генә бул. Бу хәл җыю, эшләгән эшеңне, үткәргән көнеңне анализлау өчен кирәк.

Атна ахырында нәтиҗәләр яса. Нәрсәне эшләп өлгермәдең, нинди хаталар ясадың? Барысын да барла һәм киләчәктә исәпкә алып эш ит.

Фото: http://yalkyn.com

http://yalkyn.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев