САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген - Халыкара Рәхмәт көне

Күбрәк рәхмәт әйтеп, рәхмәт сүзен ишетеп яшик, райондашлар!

Чыннан да, зур мәгънәгә, тылсымга ия бу сүз. Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр, дигән гыйбарә дә бар бит. Тормышыбызга рәхмәтле булып, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәргә язсын, хөрмәтле дуслар. Бу дөньяга аваз салганбыз икән, без әти-әниебезгә рәхмәтле. Иртән йокыдан уянганбыз, көн яктысын күрәбез, ике кул-аягыбыз йөри, ике колагыбыз ишетә, авызыбыз тәм тоя икән, димәк, без яшибез. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт. Рәхмәтнең олысы, кечесе булмый, диләр, иң мөһиме, ихластан булсын. Менә шулай һәрнәрсәгә шөкерана кылып, рәхмәтле булып яшик, кадерле дуслар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев