САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанда санкциягә эләккән 200 кг грушаны юк иткәннәр

Татарстан Транспорт прокуратурасы хезмәткәрләре Казан базарларының берсендә "законсыз" Польша җиләк-җимеше партиясенә тап булган.

Казанда санкциягә эләккән 200 кг грушаны юк иткәннәр. Бу хакта Идел буе транспорт прокуратурасы сайтында хәбәр ителә.

Татарстан Транспорт прокуратурасы хезмәткәрләре Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре белән бергә Казан базарларында тикшерү үткәрделәр. Рейд нәтиҗәсендә шәһәр базарларының берсендә Польша грушалары сатулары ачыкланган.

 

Реклама

Прокуратура таләпләре буенча, санкциягә эләккән 200 кг җиләк-җимешне сатудан алганнар һәм юк иткәннәр. Тыелган продукция хуҗасын административ җаваплылыкка тартканнар.

Фото: https://pixabay.com | PIRO4D
https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X